ЯЗМЫШНЫҢ УСАЛ ҖИЛЛӘРЕ.
Язлар җитеп, кояш үзенең җылы нурларын җиргә якынайту белән калкурак җирдәге үлән сабаклары да, җан кергәндәй, көннән-көн кояшка якынрак булырга тырышкандай, башларын һавага табан сузды. Атна-ун көн дигәндә, көннәр озынаеп, күзгә күренеп матураеп, җылынып киткәндәй булды. Кич-кырын әле өсләрендәге авыр күфәйкәләрен салырга ашыкмаган мужиклар, капка төбендәге эскәмияләрдә тәмәкеләрен көйрәтеп, үзләренең көн яңалыкларын сөйләп утыра башлады. “Язның бер көне ел туйдыра”, дигәндәй, ул кар дигәннәре бик ак булып күренсә дә, язын бигрәк күп чүп чыгара, йорт-кураны, җиләк-җимеш бакчасын да тутыра шул. Авыл кешесенә нәрсә, көн-таң атса, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшне көне буе җыя, карны тарата да, кичкә таба шул урам эскәмиясенә артын тери инде, аннары күршесе күренә, я берәр үтеп баручы, күрешеп китим, дип, туктап, кич төнгә әверелгәнен дә сизмичә, бу оч яңалыкларына колак сала, алар янына, кесәләренә симичкә “төяп”, хатын-кызы, бала-чагасы җыела.
Менә бүген дә, Мөдәрис картлар янындагы тал төбендәге утыргыч янында җыелгач, көндәлек яңалыклардан бик кирәкле, вакытлы сорау көнүзәк мәсьәләгә әверелде. “Авырткан башка тимер таяк”, дигәндәй, ни эшлисең, дөнья бит, көтү мәсьәләсен хәл итәргә – көтүче табарга кирәк иде. Югаргы урам Мәгъзүм бабай бар ул барлыкка, тик аның да аяклары бик авырта, кыш буе балнис юлын таптады,Уфага да баргалаган, диделәр, ризалашса ярый ла...
Никтер бүген иртәдән бирле Хафизның кәефе булмады. Йорт тирәсендә дә бернәрсә дә кыймылдатасы килмәде,тегендә-монда сугылып, өйдән тышка, тыштан өйгә кереп, нәрсәгә тотынырга белмичә, тик йөрде. Җитмәсә, андый чакта көне дә тиз генә үтәме соң аның? Ярый, кич-кырын дусты Әхнәф кесәсенә кәеф күтәргечен кыстырып килеп керде. Сөйләшергә әллә ни сүзләр дә юк-югын, тик уртада “озын борын” булгач, ике дус арасында сүзләре дә, яңалыклары да табылды.
– Кабаттан барып карамыйсыңмы соң, Хафиз? Икегез ике почмак җылытудан кемгә файда, тагын элеккечә яшәп китәр идегез әле, менә дигән яшәгән җирдән, – дип, Әхнәф Хафизны үгетләп карамакчы иде дә, әллә Әхнәф дустын ишетмәде, әллә ишетергә теләмәде, почмакта тузанга батып, моңаеп утырган баянын кулына алып, көй чыгармакчы иде, тик әллә бармаклар гармун төймәләрен танымады, әллә төймәләр останың бармакларын үз итмәде, гармун телләрендәге көй боек кына, теләр-теләмәс кенә чыкты, әмма шешә төбе күренергә аз гына калган чакта ике дуска, бигрәк тә соңгы вакытларда гармун көе ишетмәгән Әхнәфкә бу бик матур, моңлы тоелды. Хафиз, баянны урынына куеп, кулына шешәне алды, ике стаканга салып, берсен күтәреп, эчеп куйды да:
– Мине иртәгәдән бу авылда күрмәячәксең,туйдым мин бу авыл тормышыннан Әхнәф брат, – дип аркасыннан кочаклап ук алды. Бер нәрсә дә аңламаган Әхнәф, авызын ачып, ни әйтергә дә белми торганнан соң:
– Юкны сөйләмә, кеше көлдерерсең, синең белән мине кемнәр генә көтеп тора икән соң ишеген ачып, оныт, әйдә, булмаса, берәрне чыгып көйрәтәбез дә, мин дә кайтып сыпыртыйм, әтү теге аҗдаһа ишек төбендә кундырыр, – дип, дустын, кочаклап, тышка алып чыгып китте...
...Иртән йокысыннан уянган Әхнәф битен салкынча су белән сыпырып алганнан соң, кесәләрен капшап карады да, көн дә кия торган “дижурный” киемен киеп, урам буйлап магазинга таба юлланды. Каршысына очраган Оркыяны күрмәмешкә салынып урамның теге ягына тайпылмакчы булган иде дә, анысы нәзек кенә тавышы белән:
– Әхнәф, төштән соң безгә кереп, Кәбир абыеңа бераз ярдәм итеп китә алмассыңмы, бераз ярылып бетмәгән утын бар иде, кичәге бурычың да капланыр иде, дустың кайтуына бүгенгә дә күчтәнәч булыр иде, – дип Әхнәфне туктатты. Тик нинди дус, каян кайта, болары болай да чак эшләгән башына барып җитми торды әле. Шулай да:
– Ярар, керермен, Оркыя апа, сине тыңламый булмас, – дип китеп барды. Өч-дүрт адым атладымы, юкмы, Әхнәфнең хәтеренә кичә дусты әйткән сүзләр килеп төште.
– Оркыя апа, Хафизмы ни?!
– Әййе, иртән тәрәзәдән күреп калдым, каядыр ашыга иде, олы юлга таба китте, – дип, Оркыя үз юлын дәвам итте.
...Автобуста кеше әллә ни күп түгел иде, Хафиз иртәнге кояш нурларыннан качмакчы булып ишек ягына утырган иде дә, бераздан борылышны үткәннән соң тәрәзәгә корылган зәңгәрсу пәрдә ярыгыннан яз кояшының шаян нурлары,әллә шаяртмакчы булып, әллә үч итәргә теләгән бала сыман, йокымсырап киткән Хафизның борынын кытыклап-кытыклап алды. “Әхнәфне чакырып сөйләшү әйбәт булды әле, авыл кешеләренә ышансаң, әллә нәрсәләр сөйләп, әллә кемнәргә өйләндереп куярлар иде, ә болай белеп торсыннар Алмазның шәһәргә эш эзләп чыгып киткәнен. Минем кемнән ким җирем бар – типсәм, тимер өзәрлекмен, ике ел армияда хезмәт иттем, гармунда сыздырып җибәрсәм, бөтен кызлар минем янда иде”, – дип үз-үзен мактап куйды, әмма аны шул гармуннар гына харап итүен таныйсы килмәде, Сәриясе белән унбиш ел бергә яшәп, балалары булмавына да үкенми иде инде, барысында да Сәрияне гаепле күрде, чөнки, аның белән кавышып, бераз яшәгәч тә, авылда: ”Хафиз армиядә чакта Сәрия, шәһәргә барып, корсак төшереп йөргән икән”, – дигән хәбәр таралды. Ә ул ялган хәбәрне яшь чакта аны үзенеке итәргә теләгән Сәриянең якын ахирәте Кадрия таратканын Хафиз белмәде шул, ә соңыннан, бәлки, ишеткән дә булгандыр, әмма ике арада булган хисләр сүрелгән иде инде. Шул вакыттагы ялган сүзләрдән соң авыл халкы оста баянчы Алмазны да әллә кайчан әнисен ташлап чыгып киткән әтисенең исеме белән генә йөртә башлады. Нинди матур Алмаз “юньсез Хафиз”га әверелде.
Автобус тукталышта туктагач, ишекләр шыгырдап ачылуына Алмаз сискәнеп китте, йокымсырап киткәнлеген шәйләп, кыенсынган караш белән як-ягын күзәтеп алды, тик аңа игътибар итүче юк иде, янәшәдә барган апа гына кызыксынудан:
– Улым, кая барасың? – дип сорап куйды. Алмазга эсселе-суыклы булып китте, чөнки ул өч сәгатькә якын барган автобуста бу сорауны хәтта үзенә бирергә куркып бара иде. Теге апага да уңайсыз булды шикелле, ә шулай да:
– Безнең авыл кешесенә охшамагансың, читтән кайтучы-мазармы? – дип әйтеп куйды. Алмаз җавап бирмәде. Әллә кире борылыйммы икән, дип, Алмаз утыргычтан тормакчы иде дә, шул вакыт, ишекләр ябылып, автобус алга омтылды һәм Алмаз утырган урынына тирәнрәк сеңгәндәй булды. Әле генә шушы апа әйткән сүзләрне исләп: “Чыннан да, кая барам соң мин, мин кемгә кирәк, ичмасам, кешегә күрсәтерлек документ та юк ич, унбиш ел буе тимерлектә тимер тәпәләүдән башка нәрсә генә эшли алам соң, хәзер аның тимерлеге түгел, черегән калае да калмады лабаса, барысы да “Чермет”ка китеп бетте”, – дип уйлады. Шунда, аның уйларын укып баргандай, теге апа:
– Безгә көтүче кирәк, халык акчасын, ашлыгын мал башыннан түли, яшәргә сельсовет өй бирә, мунчасы да бар, – диде. Алмаз күңеленнән генә, ”син дә булдың көтүче, мин дә булдым көтүче, кем дә Айга менәр иде, булса арттан этүче”, – дип көйләп тә алды, хәтта үзенә дә кызык булып китте. Ул әле бу такмакны җәйләр буе такмаклаячагын, язмышы чит-ят җирләргә бәйләнәчәген күз алдына да китерә алмый иде.
– Әлфия апаң булам, синең исемең ничек? –Алмаз үзен кем дип танытырга да белмәде, паспортта Алмаз да соң, тик күптән Хафиз исеменә күнеккән.
– Хафиз, әй, Алмаз, – дип тиз генә төзәтеп куйды.
Автобус станциягә килеп җиткәндә кояш сөңге биеклегенә күтәрелгән иде инде. Алмаз күп тә уйлап тормыйча:
– Әйдәгез, апа, булышам, сумкагыз авыр бит, ә минем бер кулым барыбер буш, – дип, Әлфия апасының кулындагы авыр сумкасын эләктереп тә алды. Аннан:
– Бу тирәдә берәр кабымхәнә юкмы икән, белмисезме? – дип сорап куйды.
– Ий, балакай, “бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына” дигән бит Аллаһ Тәгалә дә, мин бит иртәгәсен генә кайтасы кеше идем, менә Ходай язган булгач, – дип сөйләнә-сөйләнә, автобус баскычыннан җайлап төште дә:
– Әнә, теге бөреп ябылган яшел калай түбәне күрәсеңме, балам, әйдә, булмаса, кереп хәл белеп, тамак ялгап чыгыйк,минем апам кызы Сәбилә белән яши анда, әле безгә таба барасы автобус өчтә генә, карының ачар.
– Мин бит монда кадәр генә килгән идем, апа, газетадан укыган белдерү буенча.
– Кем соң синең һөнәрең, балам?
– Тимерче.
– Юююююкк, балам, РТС күптән таркалды, белмим шул, тимерчеләр кайда кирәк икән? Менә безгә тучна көтүче кирәк, клубка да кеше кирәк, бугай, Сәкинә килене декретка җыена, ахры, но анысын төгәл генә әйтә алмыйм, алыштыручы юк кебек. Әллә, Алмаз балам, ризалашасыңмы соң?
– Ә сезнең авылга ерак барасымы әле? – дип сораганын Алмаз сизми дә калды.
– Әйдә, балам, өйгә кергәч сөйләшербез, минем дә тамагым бик кипте, – дип Әлфия апасы яшел түбәле өй капкасына ымлады.
Өйдә бер сөйкемле генә яшь хатын гөлләргә су сибеп йөри иде. Әлфия апасын күрү белән йөгерә-атлый:
– И-и-и-ий, кунаклар бар икән бит, күрми дә торам, әйдәгез, түрдән узыгыз. Әлфия апа, нинди җилләр ташлады, әллә Кәрим абый янына бардыңмы, хәле ничек, биле төзәләме? – дип, берсе артыннан берсен, җавап та көтеп тормыйча, сораулар яудыра башлады. Аннан сүзен дәвам итеп: – Әни түбән очка төшеп киткән иде, Хәдичә әбиеңнең хәлен белим, дип, кайтыр инде, озакламас, – диде. Әлфия апасы, үз өенә кайткан кебек, тиз генә кулларын чайкап, аш-су бүлмәсендә үзаллы нидер сөйләнә-сөйләнә, ашарга хәстәрләргә тотынды, ә яңа кунак, әллә кыенсынып, әллә оялып, капкадан ерак узмады, авызына тәмәкесен кабып, бакча якта нидер күзәтә бирде. Сәбилә дә, тиз генә баздан тәм-төмнәр чыгарып, матур-матур савытларга бүлеп тә куйды.Ун-унбиш минут үткәндерме, юкмы, өстәл өсте сый-хөрмәт белән тулган иде.
– Уч төбем кычыткан иде шул, киләсе кунакларга булган икән, – дип капкадан ук сөйләнә-сөйләнә Сәбиләнең әнисе Тәслимәттәй кайтып керде. Тәслимә әбине баштанаяк күзләп, “алтмыш яшьләр чамасы булыр әбигә”, – дип уйлап куйды Алмаз.
– Балакаем, әйдә, капка төбендә кыенсынып басып торма, өйгә үт, – диде Тәслимә әби.
Бакчалардагы агач-куаклардан тирә-якка таралып, үзләренә тартып торган чәчкәләрнең хуш исеннән тәмам исергән хисләрен куа-куа, Алмаз өй тупсасына табан атлады. Туганнарның сөйләшкәненә колак салырга тырышмасада, Алмаз Әлфия апасының Уфага больницага иренең хәлен белергә баруын һәм аннан кайтып килүен аңлады. Кәрим абый тракторчы булып эшли икән, ләкин кыш көне, урманга агач чыгарырга баргач, тракторы ватылып, бик озак кар өстендә аунап, тракторын көйләгәндә биленә салкын тидергән. Шуннан мантый алмагач, больницага салганнар, ә район калага ук җибәргән.
– Әйдә, балам, әнә, тегендә, мич артына барып, кулларыңны чайка да, кил өстәл янына, менә монда утырырсың. Безнең як кешесенә охшамагансың, ерактан килдеңме? Әтәң-инәң безнең як кешесеме әллә, бер дә күргән-белгән кеше түгелсең, бугай , – дип бик күп сорашса да, Тәслимәттәй үзе теләгән җавапларны бик көттереп кенә ала алды. Әллә ят кешеләр булганга, әллә кыюсызлыгы аркасында, Алмаз бик үк “чишелеп” төшмәде, күп сорауларга “әййе-юк” белән генә җавап кайтарды. Ә шулай да Әлфия апасы белән бару теләген белдерде. Анысы, аның инде ни әйтерен алдан белгән кебек, тиз генә түргә узып, журнал өстәлендә торган телефоннан кемгәдер шылтыратырга тотынды.
– Алло, сельсоветмы? Миңа Римма Нәфкатовна кирәк иде....Әәә, өйдә юкмы ни, ярый, алай булгач, кайткач янына кереп чыгармын, өлгерсәм. Әййе, мин шул, әллә тавыштан таныдыңмы? Уфадан кайтып килеш, Кәбир абыең янына барган идем дә, кайтышлый бер бииик кирәкле кеше очраттым, менә алып кайтып киләм, Римма Нәфкатовнага кайтышлый керербез, “колак ярып:куярсың әле, – дип трубкасын куйды. Әлфия апа өстәл янына утырып чәен каба алдымы-юкмы, телефон шылтырады. Монысында аны Сәбилә алды:
– Алло, әййе, тыңлыйм, сезгә кем кирәк? Әййе, сезгә бу номердан шылтыраттылар, әәәәә, Әлфия апа... әййе, монда, үзенә биримме? Ярар әйтермен, сәгать өчкә, ярар,сау булыгыз, – диде дә, трубканы куйды.
– Әлфия апа, сезнең авылдан машина килгән, орлык төяргә, сәгать өчкә эшләре бетә, бугай, шулай дип сельсоветтан шылтыраттылар.
– И-и-ий, Ходайның рәхмәте, бүген икән шатлык капчыгымның туласы көне, ничекләр генә күтәреп кайтырмын икән, дип борчыла идем. Әйдә, балам, җыеныйк тизерәк, әнә бит, безгә колхоз шәхси машина да җибәргән, – дип, Әлфия апа шатлана-шатлана җыена башлады.Аның артыннан, ашыкмыйча, җайлап кына утыргычтан торып, Алмаз да тышка чыгып басты.
Алмаз үзенең үткән тормышында әллә нинди хәлләргә, кыенлыкларга дучар булса да (хәтта үзен-үзе күрә алмаган минутлары да булгандыр), аңа бүгенге көн нәрсәсе беләндер аерылып торган кебек иде. Тоткынлыктан арыну хисе,дияргәме... Таныш булмасалар да, бертуганнар кебек җылы караш, исертерлек язгы хисләр, тәүге мәхәббәт... чү, ни булды... Алмаз үз-үзен тиз генә кулга алып, бүтәннәргә сиздермәскә тырышып, Әлфия апасының кулындагы сумкасын акрын гына барып алды да, саубуллашып, капканы ачып, урамга ук чыгып китте. Урамда бер кечкенә кызчык койма буендагы яшелләнергә дә өлгермәгән чирәм утраучыгында каз бәпкәләре саклап утыра иде. Кичә генә кардан әрчелгән койма буе, кичә генә йомырткадан күз төрткән бәпкәләр Алмазны, бишеккә салып тибрәткән ана сыман, балачакка, аннары яшлегенә алып китте... Эх яшьлек, яшьлек, нинди матур да, нинди кыска да син, чәчкә кебек чаклар синең белән үтә бит... Алмаз, шушы сихергә каршы тора алмыйча, хисләренә бирелде, үзе дә сизмәстән язның йомшак кына искән җилләренә буйсынып, үзенең шаулап торган, урам тулы бала-чагалы үткәненә кереп чумды. Әлфия апасы, аның янына килеп:
– Әнә, безнең такси килеп тә җитте. И-и-и, шул Кадимнең малае үзеннән һич бер калышмый ,җен белән бер, иллә маладис та инде, Ходай гына саклап йөртсен инде шушы яшьләрне, бигрәк шәп йөриләр, – дип кабина ишегенә үрелде.Алмаз да, артына борылып карарга кыенсынып, Әлфия апасы артыннан кабинага менеп утырды. Кабина ишеген япкан чакта, Сәбиләнең аларга таба карап торганын күреп, үсмер малай кебек кызарып куйды, чөнки, аларның күз карашы бер генә секундка очрашып, икесенең дә йөрәгенә ниндидер серле сихер салды.
Юл бик тигез булмаса да, әллә йөк күп төялгәнлектән, әллә чыннан да, яшь булуына карамастан, шоферы оста итеп йөрткәнлектән машина диңгез өстендәге кораб сыман йөзеп кенә барды һәм ярты сәгать үттеме, юкмы, алар кайтасы авылның өйләре күренә дә башлады. Авылга кайтып керү белән, Әлфия апасының үтенечен аңлагандай, шофер аларны сельсовет янына ук китереп төшерде дә, үзе амбарга таба юл алды.
– УАЗик тора, Римма Нәфкатовна урынында, ахры, әйдә, балакай, булмаса, кереп танышып чыгыйк, –дип, Әлфия Алмазны сельсоветка алып кереп китте. Аннан:
– Монда гына утырып тор, мин хәзер, – дип ишекне шакыды.
– Керегез, – дигән боерыклы тавышны ишеткәч, Әлфия бүлмәгә узды. Алмаз тагын кичә Әхнәф дусты белән сөйләшеп утыруларын хәтергә төшерде.
Сельсовет коридорындагы шомлы тынлык Алмазны кинәт авылына, узган яшьлек язына алып китте, тик монысы инде сагышлы яз түгел, ә көтелмәгән яз, үзенең куркыныч ташкыннары белән килгән яз иде, югыйсә...
Ишекнең теге ягыннан:
– Керегез, – дигән тавышны ишетеп, Алмаз, бүлмә ишеген ачып, эчкә таба атлады.
– Үтегез, утырыгыз, документларыгыз бармы? Бирегез. Тәәәк, Сәлимгәрәев Алмаз Хафизович, 1970 елгы... Төрмәдә утырдыгызмы?
– Юк,утырмадым.
– Алименттан качасызмы?
– Юк минем балаларым...
– Ә нигә үз районыгызны ташлап чыгып киттегез?
– По семейному.
– Ярар, разберемся, без монда Әлфия апаң белән сөйләштек, сиңа повезло, егет, безнең авылга срочно көтүче кирәк, курыкканчы әйтеп куям, көтүне урамнан җыеп алып чыгасы да, утарга алып барып ябасы, анда су бар, үлән бар, и кич белән алып кайтып урамга таратасы. Ике кеше булачаксыз, Мәгъзүмҗан белән сөйләштем, аяклар отказ бирмәсә, быелга йөрермен, дип әйтте, ул сине өйрәтер. Яшәр җиреңне Әлфия апаң күрсәтер. Дааа, повезло сиңа, Әлфия апаң башлаган эшен ярты юлда ташлап калдыра торганнардан түгел. Шунысын да әйтеп куям, кич-кырын урам этләрен җыеп, аракы белән мавыгып ятыш түгел, үзем лично проверю, ишетсен колагың. Что-то участковый трубкасын алмый, үзеңә барып урарга туры килер, ахры, егет, аңлавыңча, бар җирдә дә тәртип булырга тиеш, ә син монда ят. Менә бу кәгазьне тапшырырсың, әйт, Римма Нәфкатовна җибәрде, дип, и бүген үк урап кайтып җит, иртәгә иртән сигездә авыл халкы белән көтү темасына җыелыш булачак, и сине дә халык белән таныштырып үтәрбез. Бездә кешеләр әйбәт, эшчән, ярдәмчел, хәер, үзең күрерсең. Әлфия апаңның өй адресы – Совет урамы, 16, моннан астагы урамда, бизәкле койма, зәңгәргә буялган өй, ачкыч аңарда булыр, – дип сүзен тәмамлады председатель. Алмаз ни әйтергә дә белми торганнан соң, рәхмәт әйтеп, чыгып китте, бу минутта ул үзен бәхет кошы тоткан бала кебек тоя иде. “Эх, район үзәгеннән ярты сәгать элек кенә кайттылар да бит, тик ни эшлисең, барып урарга туры килер, берәр машина туры килер әле”, – дигән уй белән ерак түгел генә урынлашкан тукталыш будкасына таба атлады. Чыннан да, озак көтәргә туры килмәде бер ак жигули аны утыртып алып та китте. ШоферАлмазны милиция бүлеге янында ук калдырды. “Кайтуым да шулай уңышлы булса, шәп булачак, теге өйне дә карап булыр иде”, – дип Алмаз балаларча юрап куйды. Тик ул уйлаганча килеп чыкмады. Участковый эш бүлмәсенә сәгать җиделәрдә генә кайтып керде.
– Исәнмесез, керергә ярыймы? Мине сезнең янга Римма апа җибәрде, – дип кәгазьне тапшырды. Римма апа түгеллеген белсә дә, атасының исемен кинәт онытканлыктан, апа дип әйтүе Алмазга ничектер кызык тоелды, шул ук вакытта уңайсыз булып куйды. Участковый, Алмаздан алган кәгазь белән танышып чыккач, паспортын сорап алды һәм нидер язганнан соң:
– Укып, кул тамгаңны куй, – дип кәгазьне кире Алмазга тоттырды.
– Тааак, брат, автобуска син опаздал, сәгать җидедә китте, и гостиница бездә юк, иртәнге автобус автостанциядән сәгать алтыда кузгала, надеюсь, найдешь, – дип, яртылаш русча, яртылаш татарча сүзләр белән Алмазның кулбашына кулын салып, урамга озатып куйды. Алмазга автостанциягә кадәр озак кына атларга туры килде. “Ярыйсы гына ерак икән”, – дип уйлады Алмаз, кызыл кирпечтән бизәкләп эшләнгән таныш бинаны күргәч. Килеп җиткәч, ишекне тартып карады, әмма авыр ишек аңа сер бирмәде. Шулчак күзләре стенага беркетелгән вывескага төште.”Ун тугыз да нүл-нүл, димәк, монда да соңладым”. Алмазның тәненә кояшның офыктагы соңгы нурлары ниндидер салкынлык биргәндәй булып китте, өстенә кигән юка курткасының замогын каптырмакчы булган иде... куртканың юклыгын шәйләп: “Их, хәтерсез, кайда калдырдым икән инде – сельсоветтамы, әллә участковыйдамы? – дип хәтерләргә тырышты. – Участковыйда өс киемен салмадым, димәк, Сәбиләләрдә чәй эчкән җирдә калган”. Моны уйлагач, нилектәндер күңеленә рәхәт булып китте һәм шунда ук: “Ә ничек кереп сорыйм, ят кешеләргә ничек керим?” – дип үзен әрли башлады.Алмазга бу минутта инде кыен иде.
...Яшел түбәле өй капкасыннан биш-алты яшьләрдәге малай, аның артыннан бер кулына көянтә, икенчесенә чиләкләр тоткан Сәбилә күренде. Алмазга бу минутта тагын да кыенрак иде, әмма сиздермәскә тырышты, шул баскан урыныннан кузгалмады. Сәбилә, аны күргәч:
– Бәәәй, таныш кешеләр басып тора түгелме, нишләп... сез бит... әллә берәр нәрсә булдымы, Әлфия апа кая? – дип сораулар яудырырга тотынды.
– Юк, курыкмагыз, бернәрсә дә булмады, Әлфия апа үзенең өендә калды, ә мин монда кире килдем, участковый янында булдым, тик автобуска соңга калдым, – дип Алмаз акланырга тотынды.
– Ярый, мин хәзер, кояш батканчы, коедан тиз генә су алып, өйгә кертеп чыгам, – дип су алырга тотынды Сәбилә. – Сәлим улым, син монда гына тор, мин хәзер чыгам.
– Ярар, – диде теге малай, кулындагы таяк белән җиргә суга- суга. Сәбилә кулбашына салган көянтәгә чиләкләрен асты да, капкадан кереп югалды.
– Исемең Сәлим икән. Ә сиңа ничә яшь?
– Биш, мин садикка йөрим, безнең садик, әнә, теге урамда... –әнисе чыкканчы Сәлим Алмазга әллә ниләр сөйләргә өлгергән иде инде.
– Сез бит бездә курткагызны онытып калдыргансыз?!
– Кире килер өчен ул, – дип, Алмаз шаяртмакчы иде дә, Сәбилә әллә шаяруны аңламады, әллә башында бүтән уй иде.
– Әнием чәй әзерли, чәй эчәргә керерсез, – дип сүзне икенчегә борды.
Алмазның онытылып калган курткасы үзе өчен дә, Сәбилә өчен дә тормыштагы бер могҗиза булып, кечкенә хатирәгә әверелеп, сиздермичә генә икесенең дә күңеленә җуелмаслык сызык сыза иде, тик ул мизгелдә сызыкны күрүче дә, сизүче дә булмады. Әлегә сәгать ярым чамасы гына таныш булган Алмаз белән Сәбиләгә озак сөйләшергә туры килмәде, тәрәзә ачылды Һәм Сәбиләнең әнисе Тәслимәттинең тавышы ишетелде:
– Сәбилә кызым, чәй кайнады, әйдә, кер, бөтен эшләрне дә төгәлли алмассың, әнә, Сәлимнең дә йокысы килеп беткән, әйдә, балам, кулларны, битләрне юып килик тә, чәй эчеп, бәү-бәү итәрбез, яме, – дип Сәлимнең көен көйләргә тотынды.
– Әни, мин бер кунак алып кереп киләм!
– Сөбханалла, кичке кунак,Алланың рәхмәтендә булсын, әйдә, улым, түргә уз.
– Әлфия апа белән көндез килгәннәр иде бит, Алмаз, таныдыңмы, әни? – дип Алмазның нигә кире әйләнеп килүен әнисенә түкми-чәчми сөйләп бирде Сәбилә. Аннан: – Кешене төн буе вокзал төбендә утыртып булмас бит, я урам исерекләре бәйләнеп, бер-бер хәл булуы бар.Чоланга урын салырбыз да, шунда йоклар, иртәнге автобуска кадәр, – дип өстәп куйды. Алмаз каршы килмәкче булган иде дә, Тәслимә әби:
– Кайгырма, балакаем, өлгерерсең, маршрутка, килеп туктагач, унбиш минутлап тора әле ул, – дип Алмазны тынычландырды. Шуннан соң: – Әйдә, булмаса, чәй эчеп алыйк, көне буе юлда йөреп карының ачкандыр, – дип өстәде.
Алмаз, оялып кына өстәл янындагы утыргычка утырды да, алдында торган чынаякны алып, чәй эчәргә тотынды.Телефон шылтыраган тавыш ишетелде. Сәбилә трубканы алып:
– Алло, тыңлыйм, әййе, Сәбилә, әәә, Әлфия апа, әййе, таныдым, әллә Алмазны югалттыгызмы? Монда, бездә, ул, автобуска өлгермәгән, участковый бик соң кайтты, диде. Станция янында тора иде, күреп, алып кердем, кешене урамда кундырып булмый бит, ят кеше дә түгел хәзер, күз күргән, таныш, дисәң дә ярый...
– Бик дөрес эшләгәнсең, балакаем, кылган изгелекләреңне Ходай үзе күрсен инде, бигрәк изге җанлы бала булдың, эх, бәхетләрең генә булмады шуууул, – дип көрсенеп алды да, Әлфия апа сүзен дәвам итте: – Алмазга әйт, күрше апаң белән барып, өйне карап, тузаннарын сөрткәләп кайттык, кирәк-ярак, азык-төлеген үзе карар тагын, ачкычы миндә булыр, пока, – дип трубканы куйды.
Ул арада Алмаз да, чәен эчеп, рәхмәт әйтеп, ишек алдына чыкты, янәшәдәге бакча йортына таба атлады. Язгы һава йокыга талган. Кайдадыр, бакчадагы шау чәчәкле агач ботаклары арасына яшеренгән кошлар, сер сөйләргә ашыккандый, сайрашып ала. “Быелгы язның иң ямьле кичедер бу кич”, – дип уйлады Алмаз. Чыннан да, аның үз авылында яшәгән соңгы өч-дүрт ел гомере болганчык су аккан елга кебек иде шул. Хуш исле чәчәк исләрен куып җибәрергә теләгәндәй, Сәбилә сөрткән хушбуй исе Алмазны сискәндереп җибәрде һәм ул акрын гына аңа таба борылып:
– Көне буе тегендә-монда чабып, Сез дә арып беткәнсездер инде, Сәбилә, кайда да булса, эшлисездер дә әле, – дип сорап куйды.
– Әййе, эшлим, тик эш урыным ерак түгел, бик уңайлы – өч көн эшлим, өч көн ял итәм, әнием дә бик нык ярдәмләшә. Аннан, минем бит тагын бер ярдәмчем, баһадирым – Сәлимем бар.
– Ә Сәлимнең әтисе?
– Сәлимнең әтисе далада, җил куа, әле дә булса, тота алмый, аңлыйсыңдыр инде минем нәрсә әйтергә теләвемне.
– Бик үк аңлап бетермим дә, кыен булса, сөйләмәгез, – дип Алмаз сүзне төгәлләмәкче иде дә, Сәбилә, җавап урынына аның үзенә дә каршы сорау бирде:
– Ә синең үзеңнең гаиләң, балаларың бармы?
– Юк, балаларым юк, хатын белән законлы аерылышмасак та, бергә яшәмибез инде, биш ел үзем генә дөнья көттем. Дуслар күбәйгәннән-күбәя барды, эш юк, дөресен генә әйткәндә, мин үземнән үзем качтым...
Һәм, чыннан да, кирәк-кирәкмәгән дуслар бик күбәйделәр шул аның өендә. әллә юашлыктан файдаланып, әллә ялгызлыктан дигәндәй. Хәер, турысын әйткәндә, авылда Әхнәфтән башка чын дусты юк иде Алмазның. Тик нәрсә генә булмасын, өендә пөхтәлек сакларга тырышты, йорт җирендә дә җимерелеп яткан нәрсәләр юк иде, каралты иске булса да, коймасы да, капкасы да һәрчак төзек хәлдә булды...
Шулай бераз сөйләшеп торганнан соң Сәбилә:
– Ярый, мин керәм, ишекне элдерерсең, – дип, йортка таба юнәлде. Алмаз да кереп яту ягын карады. Әллә юл арыткан, әллә яңа урын тынычлап йокларга ирек бирмәде, бик озак әйләнгәләгәннән соң гына йоклап китә алды.
Иртә белән хуҗаларның дәшкәнен дә көтмичә торып, юынып, иртәнге чәйне эчкәннән соң тагын да рәхмәт әйтеп, автостанциягә таба атлады.
Автобустан төшкәч Әлфия апаларына барып ачкычны алды да, сельсоветка таба юлланды.
Римма Нәфкатовна эш урынында иде. Алмаз ишекне шакып, әмма җавап та көтеп тормыйча, эчкә узды:
– Керергә мөмкинме, Римма... эээ.. гафу итегезче, отчествогызны оныттым, – дип керә-керешкә сүз башлады.
– Нәфкатовна, – дип төзәтте рәис. – Алмаз, тимерчедән башка синең башка һөнәрләрең бармы, аңлавыңча, безгә бүген тимерчеләр кирәк түгел.
– Юк, баянда уйный идем дә... Тик ул һөнәргә керми, инде күптән уйнаган да юк.Авылда яшәгән чакта төрле чараларда, спектакльләрдә катнаша идем.
– Безнең авыл кечкенә түгел, бүген ике йөзгә якын ихата санала, клубы да бар. Тиздән клубка хуҗа кирәк булачак, син ничегрәк карыйсың? – Римма Нәфкатовнаның тавышы бүген йомшак иде. – Ярар, бу темага яңадан әйләнеп кайтачакбыз, әлегә йомышың булмаса, чыгып тор, минем җыелышка әзерләнәсем бар, – диде.
Сәгать сигез тулуга сельсовет алдына тегеннән дә, моннан да яше-карты җыела башлады, ирләр, агач күләгәсенә табарак басып, тәмәке көйрәтте, ә хатын-кызлар көн яңалыкларын тикшерделәр. Ат арбасына баскан Салих абзый, җиргә төшеп, атының йөгәнен коймага элде дә, халык җыелган җиргәрәк килеп, сүзне башлап та җибәрде:
– Иптәшләр, исәнмесез барыгыз да. Бүген, белүегезчә, җыелышның төп мәсьәләсе булып өч сорау тора, алар барысы да шәхси хуҗалыклардагы малларга кагылышлы. Көтүчеләр темасына килгәндә инде, безнең былтыргы көтүчебез Мәгъзүмҗан абзый бик авырлыклар белән булса да ризалашты.
Шул арада:
– Гали урынына кемне сайлыйбыз соң, аны кире кайтарып булмас бит, – дигән тавыш ишетелде.
– Ә Гали абый урынына алмашка яшь, бик уңган егет табылды. Таныш булыгыз, Сәлимгәрәев Алмаз, чит яклардан килеп, безнең якларда төпләнергә уйлап, гариза язды, әлегә аны тәгаенлибез, аннары күз күрер, – дип, Римма Нәфкатовна Алмазны җитәкләп диярлек түгәрәкнең уртасына алып чыкты. – Алмаз, сиңа бүген авыл белән танышып, Салих абыең белән шәхси йортлардагы мал исәбен алуны йөкләтәбез. Тагын шуны әйтәм, иртәгә сәгать җидегә малларга прививка ясарга ветстанция хезмәткәрләре килә, онытмагыз.
Халык арасында ниндидер ыгы-зыгы, төрле сүзләр ишетелсә дә, чыгып, нидер әйтүче кеше табылмады. Хәмдия генә:
– Ят, белмәгән кешегә мал тапшыру була микән ни, – дип мыжып алмакчы иде, аны да усал телле ирләр:
– Әллә үзең көтәсеңме соң, Хәмдия? – дигәч, авызын япты.
...Таныш булмаган урын, авыл, аның кырык төрле холыклы, төрле яшьтәге халкы белән танышып, өйрәнеп киткәнче, җәйнең яртысы якынлашканын сизми дә калды Алмаз. Читтән карауга, бер нәрсә дә үзгәрмәгән, барысы да үз урынында, дөньясы да үз ярларыннан чыкмыйча, акрын гына аккан елга кебек иде, ә шулай да эчкәрәк кереп карасаң, бик күп үзгәрешләр, яңа кызык хәлләр, бик күп танышулар кертте Алмаз тормышына шушы ике ай вакыт. Ике ай эчендә авылның үз кешесенә әверелеп, хәтта Хафиз кушаматын да онытыр иде, сельсовет председателе күп вакыт исем белән генә түгел, ә отчествосын да кушып эндәшмәсә... Әнә, бу юлы да көтү куганда Алмазга:
– Алмаз Хафизович, бүген вакыт табып, минем янга кереп чыгыгыз әле, – дип эндәште.
– Ярар, керермен, минем дә сезгә әйтәсе бик зур йомышым
бар, көндезге күлем вакытында керәм, туплау урынын адымлап үлчәп чыгам да, керәм, – дип ышандырды Алмаз.
Һәм вәгъдәләшкән вакытка сельсовет күтәрмәсенә йомшак кына басып керде дә, ишекне шакып тормый гына:
– Керергә рөхсәтме? – дип сорады. Римма янында тагын ике яшь хатын утыра иде.
– Менә безнең егетебез дә килеп җитте, әйдә, сине көтәбез, үт якынрак. Алмаз, август уртасында безнең бер вакыйгага, бу авылда синең бик якын кешең – Әлфия апаның күркәм юбилеена әзерләнәсе бар. Клубта кечкенә тантана үткәреп җибәрергә дигән уйда торабыз. Син әле авылыбызның яңа кешесе, шулай булгач, әйдә, үзеңнең уңганлыгыңны күрсәттең, хәзер башка талантларыңны да ач инде, баянда уйныйм, дигән идеңме әле? Менә сиңа авылыбызның актив кызлары, клубта, вакыт табып, әзерләнерсез, кирәк әйберләр булса, миңа әйтегез. Наилә, юнәтербез, әмма ләм-мим, вакытыннан алда кеше белмәсен, – дип каты гына әйтеп куйды рәис. Тагын бераз сөйләшкәннән соң Алмазның үз йомышын йомышларга да вакыт җитте. Көтүлек әйләнәсенә тимер торбалар утыртып, яхшылап койма белән уратып чыгу теләген белдерде Алмаз.
– Мин тирә-ягын үлчәп, якынча ничә багана һәм күпме башка төр материал кирәген чутлап чыктым, менә якынча хакы,
– дип Римма Нәфкатовнага бер бит кәгазь бирде.
– Сез бухгалтер, однако, – дип председатель аптырашта калды, – сез мине көннән-көн удивляете, егет, ну, ярар, бу теманы монда гына решать итеп булмый, район белән киңәшләшеп, смета төзеп карарбыз, бик кыйммәткә чыкмаса, киләсе елга уйларбыз.
– Юк, – дип кырт кисте Алмаз, тавышы көрәйгәнен үзе дә сизмәстән, – быел, Мәгьзүм абзыйның көндә койма юнәйтүдән башы чыкмый, аяксыз кала бит инде, – дип өстәп куйды.
“Да, юаштан юан чыга, диләр бит, бик хваткий егет икән”, –дип уйлап куйды Римма Нәфкатовна.
Алмазның вакыты тагын да тыгызлашты, шулай да өенә вак-төяк йомыш белән килгән әби-чәбине кире бормады, алып килгән әйберләрен, я, эшләп, соңыннан үзем илтеп бирермен, дип алып калды, я шунда ук көйләргә тырышты. Бәлки, шуңа да яраткандыр аны авыл халкы, кулыннан килмәгән эше юк, кемнең самавыр борыны килеп төшкән, кемнең чиләге төбеннән су ага, кемгә бакча кәтмәнләр өчен яңа кәтмәнне чарлап ,сапка утыртып бирергә кирәк, авыл җире бит, нишлисең, һәр вак-төяк өчен кибеткә йөгереп булмый, акчасы кирәк, андый тимер-томыр авыл магазинында бик булмый да әле, районга берәрсе артыннан кушсаң гына инде.
Көндезен шундый йомыш белән вакытын уздырса, көтүне алып кайтып тараткач, өс киеме белән бергә һөнәрен дә алыштырырга туры килде Алмазга. Төннәргә кадәр авыл клубында баянда аның бармаклары баскан көйләр ишетелә иде. Акрынлап авыл яшьләре дә, үз итеп, аңа таба тартыла башлады. Ят түгел иде Алмаз, авылның үз егете иде.
Иртәнге көтүне җыеп, туплауга кертеп җибәрде. Шунда сәпиттә кемузардан җилдерүче күрше малайлары күренде. Килеп җитәр-җитмәс:
– Алмаз абый, сине Әлфия апа, вакыты булса, бүген минем янга кереп чыксын әле, дип чакырды, – дип йомышларын әйттеләр дә, сәпит белән узыша-узыша, авылга таба чаптылар.
Алмазның:
– Ярар, – дип әйтүен әллә ишеттеләр, әллә юк.
Авыл эшчәненең иң тыгын, иң тынгысыз вакыты, печәнен дә әзерлисе бар, басуларда да эшнең кайнап торган чагы, дип уйлап, Алмаз күңеле белән авылы ягына кайтып китте – хатирәләргә чумды...
ИКЕНЧЕ БУЛЕК
– Әйдә инде, тизрәк, нәрсә эзлисең, Алмаз, барысын да салдык бит, барысы да утырышканнар, тик сине генә көтәбез, болайрак кылансаң, ЗАГСка соңлыйбыз, – дип Әхнәф дустын ашыктырды, ә Алмазны нәрсәдер тоткан кебек иде, әллә нинди каршы җил тәэсир иткәндәй булды.
– Аллага тапшырдык, – диде Алмазның әнисе, эченнән генә нидер укынганнан соң. Автобуста барганда да, әллә нәрсәләр эзләгәндәй, артына борылып-борылып карады, нәрсәнедер барлады, бармакларын бөгеп, нидер санады, күрәсең, әни кешене тынгысызлык борчый иде.
– Эх, чәчәкләрен генә онытмаса ярар иде теге “кәбәк баш”, –дип малаен әрләп алды, колхоз председателенең яңа УАЗигында барган Алмаз да, аның дусты Әхнәф тә бу сүзләрне ишетмиләр иде. Алмазның башында бер генә уй: “Ничек итеп яшәп китәрләр, көлмәсләрме, әгәр Кадриянең сөйләгәне чын булса, туганнарым Сәрияне ничек кабул итәр”, – дигән авыр уйлар бер генә минутка да ташламады аны. Тик йөрәгенә кереп оялашкан кара карга, күңеленә аскан авыр гер Алмазның мәңге сүнмәс мәхәббәтен көннән-көн калын боз белән каплый барды, ничәмә еллар яшәп тә балалары булмау моңа дәлил иде. Әлегә Алмаз бу хәлләрне аңламады да, белмәде дә, чөнки ул үзенең Сәриясен күкләрдәге иң якты янган йолдызга тиңләде. Хезмәттә чагында Кадрия аңа әллә ниләр язып та карады,үзенең ничек Алмазга булган мәхәббәте турында да, мәңге бергә яшәп, бәхетле балалар үстерәчәкләре турында да. Шул ук вакытта “кашык белән каптырып, сабы белән төртеп алырга да” онытмый иде. Ничек кенә булмасын, Кадриянең кояш җылысы Алмазның йөрәгенә үтеп керә алмады, ә вакытлар үтүгә шул җалының (угының?) агуга әверелүе яшь йөрәкне бик тиз җәрәхәтләде.
Болай да карап торуга бар җире дә килешле Сәрия бүген бигрәк чибәр, өстендәге туй күлмәгенең килешүе сүз белән генә аңлата алмаслык гүзәллек өсти, хәтта дус кызларының көнләшүе йөзләренә чыккан иде шул, чыкмаслык та түгел, чөнки Сәбиләнең (Сәриянең?) апасы, ниндидер хәйлә табып, сеңлесен Казанга үзе янына чакырып, аны татар отельесендә заказ белән тектерде.
Туйлар үтү белән колхозның яшь гаиләсенә ак кирпечтән яңа гына салынып беткән өйнең ачкычын тапшырдылар. Гаилә булгач, балалары туып, тәпи китүгә яңа ясле дә төзелеп бетәргә тиеш иде дә бит...
Төзелде ул ясле, бала-чаганың чырылдашканнары бөтен авылга ишетелеп торды, ләкин ул тавышлар арасында Алмазның да, Сәриясенең дә бәхете юк иде шул. Күпме тапкырлар Сәрия төрле анализлар биреп, нинди генә табипларга күренеп караса да, бер үзгәреш тә булмады, табиплар да күңел тынычландырырлык бер сүз дә әйтмәде,Алмаз гына, хатынының җанын үртәп, вакыты-вакыты белән Кадриянең сүзләрен искә төшерә башлады.
Юк, кычкырмады, тиргәшмәде, ләкин кызган тимерне суга салгач чыккан чыжлау чыккалады аның күңеленнән. Өйләнгәнче шул тимерлегендә чүкеч белән кызган тимерне салкын сандалга салып тукмаганда чыккан аңлата алмаслык үзенчәлекле көй акрынлап ачуга әйләнде һәм шул ачуларны кызу тимер тукмап сүрелдерергә тырышты Алмаз.
Хәтта ир-ат арасында төрттерергә теләүче ачы телләрнең сүзен дә бик ишетергә теләмәде Алмаз, әнисенең генә:
– Оныкларымны сөю бәхете тимәде инде, Ходаем, минем нинди гаебем бар соң? – дип сукырануы гына Алмазның йөрәген чеметеп-чеметеп ала иде.
Тәрәз төбендә бер тамчы суга интизар булып утырган гөл кебек, Алмаз белән Сәрия арасындагы мәхәббәт акрынлап сула барды, ә Сәрия гаилә учагын ничек кенә саклап калырга тырышмасын, Алмазның күңеленә кереп оялаган шик аларның икесенә дә тынгы бирмәде. Өйдәге чүпне тышка чыгарырга теләмәсәләр дә, араларында булган ыгы-зыгыны авылдагылар сизенеп, кирәк-кирәкмәгән сүзләр өстәштереп сөйләгәннәре ишетелгәләде. Унбиш ел буена бер-берсен яратып та мәхәббәткә юл бирә белмәгән ике йөрәк аерылырга мәҗбүр булды. Алмаз, Сәрияне колхоз биргән йортта калдырып, әллә кайчан гүр иясе булган дәү әтисенең искереп беткән өенә күчеп яши башлады. Әнисе ялгызы гына яшәсә дә, анда кайту ничектер оят иде, әллә кеше сүзеннән курыкты, әллә башка сәбәпләр бар иде, ничек кенә булмасын, Алмазның тормышында җиңеллекләр тоелмады, киресенчә, көннән-көн авырая барды. Боларның барысын да күреп йөргән Сәриягә генә, әнисе күпме:
– Харап итәсең бит, күзгә күренеп юкка чыга, чакыр, яшәгез бергә, – дип, үгетләп караса да, чишелеп төшмәде, чөнки ун биш ел буена җыелган ачу инде эремәслек ташка әйләнгән иде, тик аны Сәриянең үзеннән башка бүтән беркем дә белмәде.
Таралу чигенә җиткән колхозга да Алмазның, тимерче буларак, кирәге калмады, тамак туйдыру өчен кайда туры килсә, шунда барып, ни кушсалар, шуны эшләп йөрергә туры килде, өендә күп вакытлар соңга кадәр булган кунаклар тавышы да ишетелә башлады.
Алмаз акрын гына таудан түбән таба тәгәри иде...
Дәвамы бар.
https://youtube.com/watch?v=LSTyaZW19ME&si=vwrHZHXE4mVUTcpc
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев