Онытылып беткәч, диярлек...
Тормышымда ялгыз калсам да мин,
Барам кебек сиңа ияреп...
Кай чагында үз-үземне әрләп,
"Төш кенә бит"- димен, - елама,
Кичәге көн белән яшәп булмый,
Үткәннәрдән гафу сорама!"
Үзем тагын хәтеремне"җигәм"
Алып кайтсын өчен үткәнгә.
Сине тиргәп алам,ашыга-ашыга,
Тормыш йомгакларын сүткәнгә.
Син уйнаган "сагыш җырын" - кайчак,
Җырлыйм, өйдә ялгыз калганда.
Я булмаса күңел кылларымны,
Ятимлекләр биләп алганда.
Синең җырларыңны җырлый- җырлый,
Күп адымнар инде атладым.
Сиңа булган сөюемне, җирдә,
Таптамадым,юкса,сатмадым.
Авырлыклар артта калды ,-диеп
Ашыкканмын икән уйларга.
Җырың белән генә булса да син,
Еш керәсең минем уйларга.
Илдар Нуртдинов. 22.05.24.
Бер дустым соравы буенча яздым.
https://youtube.com/watch?v=LSTyaZW19ME&si=vwrHZHXE4mVUTcpc
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев