Сабый чакта кигән күлмәгемне
Алып карыйсыңдыр кулыңа...
Балакаем кайтмый микән диеп,
Чыгып карыйсыңдыр юлыма...
Сабый чакта кигән күлмәгемне,
"Истәлеккә каласын әле",-диеп,
Әнкәм сандыгына салганын,
Сизмәенчә икән калганмын.
Гомер үткән,инде бездә үскән,
Үсмер чаклар калган еракта,
Дөнья мәшәкатьләреннән кача-кача,
Кайткалыйбыз кайчак кунакка.
Еракларга китеп урнаштык шул,
Гомер арбасына тагылып...
"Бәлки бүген кайтып төшәрләр ",-дип
Әнкәй көткән безне сагынып.
Әнкәй белгән,ул күлмәкне әле,
Күпме кулларына аласың...
Улкаена бәхет, шатлык теләп,
Сандыгына кире саласын.
Әле ул чак кире кайтыр кебек,
Күлмәкләрдә әйдә,саклансын.
Истәлек бит,назлы кулы тигән
Әнкәемнең, рухы шатлансын.
Илдар Нуртдинов. 12.02.24.
https://youtube.com/watch?v=LSTyaZW19ME&si=vwrHZHXE4mVUTcpc
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев