Кешелек тарихында иң канкойгыч һәм ике дөньякүләм хәрби - сәяси коалиция арасындагы иң зур сугыш 1939 елның 1 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр-6 ел дәвам иткән.
Тарих фәнен укыткан Тәнзилә Ихай кызы Абзалова сөйләве буенча, безнең ил Икенче Бөтендөнья сугышына 1941 елның 22 июнендә кушылып китә. Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда тәмам булса да, сугыш әле аннан соң да дәвам итә.
Безнең солдатлар Ерак Көнчыгышның 1,2,3 нче фронтларында, Кытайның Маньчжурия территориясендә, японнарның күп миллионлы Квантун армиясен тар-мар итәләр. Нәкъ менә шушы көнне Япония берсүзсез капитуляцияләнә.
Бу сугыш, август аеннан 2 сентябрьгә кадәр- 26 көн генә дәвам итсә дә, япон самурайларына каршы каты сугышта югалтулар бик күп була.
Японнарга каршы сугышта авылдашларыбыз Хабиров Гыймазетдин абый Мулин шәһәрен азат итүдә катнаша. "За боевые заслуги", "За победу над Японией" медальләре белән бүләкләнә.
Абзалов Гаязетдин абый да "За победу над Японией" медале белән бүләкләнә.
Зуфаров Мөфәссир абый белән Хузин Разетдин абый да Японнарга каршы сугышта катнашалар.
Рәсәй дәүләте тарихында Икенче Бөтендөнья сугышы белән чагыштырырдай башка бер генә сугыш та юк. Миллионнарча халык, олысы - кечесе -барысы да фронтларда һәм тылда бер йодрык булып, җиңү көнен якынайту өчен үз-үзен аямый тырышкан.
Бу сугышларда катнашкан барлык яугирләр, тыл хезмәткәрләре! Без сезне онытмыйбыз, сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев