Предыдущая публикация
Авылыма
Безнең якның табигате матур,
Сокланудан хәйрән калырсың.
Урманында җиләк җыеп йөрсәң,
Күңелеңә шифа алырсың.
Җилдә исә дулкын-дулкын булып,
Алтын-сары арыш кырлары.
Ял итәргә дәшә дус-туганны
Рәсемгә тиң урман буйлары.
Җәй кайтсагыз әгәр, каршы ала
Яшел шәлле ап-ак каеннар.
Авыл башыннан ук кулын суза,
Мондый бәхет әле кайда бар?
Көз кайтсагыз әгәр, каршы ала
Сары шәлле ап-ак каеннар.
Сары келәм җиргә җәелсә дә,
Күңелләрдә яшьлек дәрте бар!
Кайчан кайтсагыз да, каршы ала
Авыл башындагы каеннар.
Сөенечләр белән каршы алсын,
Дәшеп кайтармасын кайгылар!
Кайтып йөрик әле, йөрәкләрдә
Дәртле яшәү көчең булганда.
Самаварын куеп, каршы чыгып,
Сагынып көтәр кешең булганда!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев