Предыдущая публикация
Әле генә зүрнәемнең
Кулын алып кулыма,
Карай идем, күзем алмай
Һәр җыерчык-юлына.
Бүртеп торган тамырларын
Тигезлисем килгәндер.
Салкын булса да учлары,
Җылылыгым сизгәндер.
Еллар узды. Оныкларым
Минең кулларны карый.
Авыр эш эшләмәсәм дә,
Алары да нәкъ шундый.
Яшкелт кантамырлары да
Нәзек тире астында.
Бу күренеш зүрнәемне
Күз алдыма бастыра.
Кабере башка җирләрдә*,
Ничә ел үтте, күрмәй.
Оныкларым кулым күзләй.
Исемә төште зүрнәй.
*Яңавыл районы Югары Чат авылында җирләнгән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1