Булган хәл (1)
Әнвәр ӘБҮБӘКЕРОВ
Армиядән кайтып, Уфада эшләп йөргән чак. Яңа ел якынлашып килә. Көтеп алган бу бәйрәмне авылга кайтып, туганнар белән бергә каршыларга исәп. Көннәр суык тора. Берничә көн элек буранлап кар яуды да, кинәт суытып җибәрде. Радиодан "... кайбер районнарда һава температурасының утыз биш градустан да түбәнәюе көтелә...", − дигән сүзләр колакка чалынып калды. Тик яшьлек дәртен каты суыклар белән генә тыеп буламыни? Кайтам дигәч, кайтам инде, бернигә дә карамыйм. Әти-әниләргә,туганнарга күчтәнәчләр алдым да, автовокзалга юл тоттым.
Җылы автобуста изрәп йоклап киткәнмен. Йөз илле чакрым араны үткәнемне сизми дә калдым. Чатта төшеп калырга кирәк. Автобусның алгы ишеге янынарак барып, шофердан мине төшерүен сорадым. Шофер,
өлкән яшьләрдәге абый:
− Егет, машиналар бик сирәк, авылыңа еракмы? − дип сорады.
− Утыз чакрым гына. Безнең якка машиналар йөреп тора ул, − дип җавапладым.
− Район үзәгенә хәтле барыр идең, суык көчәя бит, − дип, мине үгетләмәкче булды ул.
− Рәхмәт, абый, һә дигәнче кайтып җитәбез аны, сау булыгыз, − дип, юлга аяк бастым.
Автобус китеп барды. Чынлап та, әллә җылы автобустан чыкканга, һава салкыная төшкән кебек тоелды. Чатта өшеп торганчы дип, юл кырыеннан, шәп-шәп атлап киттем.
Артка борылып-борылып, берәр машина килми микән дип, күз салгалыйм.
Барысы да кайтып беттеләр микәнни?
Юктыр. "Әле кайтучылар булыр", − дигән өмет күңелне җылыта.
Аяз көн. Күктәге кояш инде офыкка авыша. Күңелдә бәйрәмчә тантана. Мин бит авылга кайтам. Сюрприз булсын әле үзләренә. Күрше кызы Рәсимә дә кайткандыр әле. Кич клубка чыгып, дус-ишләр белән күрешеп, берәр кино да карап алырбыз. Мөгаен, Рәсимә дә чыгар клубка. Шушы кызга күзем төште бит, әй! Беткәнмени башка кызлар, җитмәсә, үзен эрерәк тота.
Чынлап йөрешергә иде исәп, диюемә:
− Әй, Рәшит, мин бит калада яшәр өчен туган кеше, йә актриса, йә җырчы булырга хыялланам. Ә сиңа шул машина белән трактордан башка бернәрсә дә кирәкми бит.
Дөрес сүзгә җавап юк шул. Чынлап та, ныклабрак уйлап карасаң, тиң түгел шул мин аңа. Ә күңел дигәнең...
Аңлатып буламыни соң аңа бу тиңсезлекне? Кайсы ягы белән тарта соң мине бу кызыкай? Матур, чибәр, акыллы... Мин дә төшеп калганнардан түгел лә ул. Эх, булмагач, булмый инде... Ә бәлки, ул мине сынап карар өчен генә шулай әйтә торгандыр?
Артистка кешедән көт тә тор андый кылыкны. Үзе, очрашканда, серле итеп карый. Йөрәген яндырыйм әле, ялкыны күпмегә җитәр ди микән? Эх, Рәсимә, күпме янарга да риза булыр идем мин бу ялкынлы сөю утларында, күпме сыналырга да...
Шулай уйланып бара торгач, байтак кына юл үтелгән. Каршы килүче, узып китүче бер машина да күренми. Әллә Яңа ел икәнен оныттылар микән?
Сәгатьне күчермәгәннәрдер бит инде?
Ну, очрамагач, очрамый бит бер машина да. Йөрмәгән юл түгел, түгелен.
Бу утыз чакрымны җәяү үтеп, төнге өчләрдә өйгә кайтып кергән чаклар әз булдымыни? Тик мондый салкында гына кайткан булмады.
Шулай уйлар артыннан уйлар йөгереп кенә тора башта. Ә юл тап-такыр, яңа гына трактор белән чистартып үткәннәр. Минем өчен генә шулай чистартып куйганнармыни! Чынлап та, юлда беркем дә күренми ич. Тагын да шәбрәк атлый башладым. Суык көчәйгән кебек, бит очларын, танауны чеметеп алгалый, шулай ук суытты микән? Утыз биштән дә түбәнәйде микән? Юктыр, шәбрәк атлаганга һава шулай ныграк бәрелә торгандыр...
Еракта күрше авылның өйләре күренә башлады. Әһә, егерме чакрымны үткәнмен дә икән инде. Бу авылны чыксам, өч чакрым урман юлыннан, аннан җиде чакрым яланнан гына атлыйсы кала. Караңгы төшә башлады.
Әзрәк арыганлык та сизелә. Тик әле бирешерлек түел. Шушы күрше авылда әниемнең бертуган апасы Хөсния түти тора. Әллә аларда гына кунып калыргамы? Иртән, якты күз белән, ул ун чакрымны атлап түгел, йөгереп тә үтәргә була инде. Бәлки җизни кеше машинасы белән озатып та куяр әле.
Тик, чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, саранрак кеше шул ул. Бензин аз, районга барып җитәлмәм, дияр инде.
Хөсния түти үзе дә туганнар дип әллә ни өзгәләнеп тормый. Бер чынаяк чәй артында бөтен серләреңне сөйләтеп, булмаган эшен табып, "җизнәңнең кулы бер дә тиялми, шул көздән ярылмыйча калган ун түмәрне генә
ярып бир инде", диячәк бит. Шуңа бик кергәләп йөрисе дә килми үзләренә.
Анысы да монысы, шулкадәрле юлны үтеп, тәмле күчтәнәчләрне күтәреп өйгә кайтмыйча, ничек инде тыныч кына кунып ятасың? Түтиләр авылына бер генә борылып карадым да, ары киттем.
Урманга килеп кергәч, суык бабай битне ул кадәрле өтми башлады.
Әйтерсең лә, өскә җылы тун яптылар.
Тик юл начарайды. Бураннан соң монда бөтенләй чистартмаганнар, ахрысы. Кар тездән югары булса да, йомшак, әкрен генә атларга ирек бирә.
Аяктагы кыска кунычлы итекләр эченә
кар тула да, эреп яңадан туңа. Туктап
чистарткан булам, тик озакка түгел, итек эче янә туп-тулы була. Күп вакытны ала дип, байтак кына чистартмый да барып карадым, булмый, аяк өши.
Тәмам караңгы төште. Ләкин ай яктысы, кар яктылыгы белән юлны шәйләп киләм. Ябалакның уфылдаганы ишетелеп кала. Бигрәк шомлы шул ябалак тавышы. Башыма әллә нинди куркыныч уйлар килә. Куркуны басар өчен кычкырып җырлап җибәрдем:
Кердем карурманнарга,
Калдым караңгыларга.
Газиз башлар сау булганда,
Нигә ямансуларга...
Күңел күтәрелеп ките, малай, шушы җырны җырлагач. Арыганнар онытылгандай булды. Чыннан да, нәрсә ямансуларга? Тиздән урман юлы бетәчәк, ачык җирдә авыл утлары да күренә башлар. Җиде чакрым гына кала бит!
Тизрәк атлый башладым. Эх, клубтагылар гына тарала башлар инде.
Бәлки, Рәсимә дә, Рәшит нишләп кайтмады икән дип уйлап куйгандыр.
Юри генә булса да өйләре яныннан урап үтәргә кирәк булыр. Очрый калса, шаяртып: "Нихәл, Рәсимә, Яңа ел белән сине", − дип, күчтәнәчкә алган шоколадны бүләк итәргә булыр. Эре генә кыланып йөрсә дә, барыбер әйбәт кыз ул! Ә эрелеге кирәктер дә инде үзенә. Актриса булам, ди бит. Бәлки, ул премьерасына мине дә чакырыр.
Һәм мин, спектакльдән соң сәхнәгә күтәрелеп, бөтен зал ишетерлек итеп:
− Кадерле тамашачылар, бу бит безнең Рәсимәбез, мин аның белән сигез ел буе бер мәктәптә укыдым, − диярмен.
Юк, болай бик матур килеп чыкмый.
Кемгә кирәк инде синең аның белән сигез ел буе бер мәктәптә укып йөрүең!
Менә болай булсын. Мин дә атаклы артист. Ә Рәсимә үз ролен башкара.
Спектакль беткәч, халык аягүрә басып кул чаба. Бәйләм-бәйләм чәчәкләрне миңа да, Рәсимәгә дә бүләк итәләр.
Һәм мин шунда бөтен тамашычыларга да мөрәҗәгать итеп:
− "Кадерле дуслар, мин сигез ел буе бергә укыган сыйныфташым Рәсимә белән шушы спектакльне уйнавыма чиксез шатмын. Салкын кыш уртасында, утыз чакрым җәяү кайтып, мин аңа Яңа ел бәйрәменә менә шушындый шоколад бүләк иткән идем", − дип, гөлләргә төрелгән, алтын тасмалар
белән бәйләнгән шоколад бирермен.
Тамашачылар тагын да көчлерәк кул чабып, безне алкышларга күмәр...
Менә шунда инде Рәсимә дә, залга мөрәҗәгать итеп:
− Кадерле тамашачыларым.
Рәшитнең күңелендә нинди ялкынлы талант йоклап яткан бит. Мин аны гадилеге һәм таланты өчен гомерлеккә яр иттем, − дияр. Яисә, гомерлек яр иттем димәсә дә, нык итеп ихтирам итәм, дияр...
Эх, уйлар, кая гына алып барып җиткермисез сез мине? Күңелгә шундый җылы, шундый рәхәт булып китте, әйтерсең лә, әйләнә-тирәмдә өнсез агачлар түгел, йөзләгән-меңләгән тамашачылар.
Бара торгач, урманны да чыктым.
Кырга чыккач, юл тәмам югалды.
Чокыр-чакыр җирдән барам, ахрысы, бер җирдә муеннан дигәндәй, карга чумып киттем, көч-хәл белән чыгып, каты юлны табарга тырышам, ләкин юл юк. Ап-ак кар белән капланган тип-тигез кыр өсте. Ориентирга бер үсеп утырган агач та юк, ичмасам. Юл буйлап нигә посадка итеп булса да агачлар утыртмыйлар икән?
Тәмам алҗытты, чалбар балаклары бер юешләнеп, бер туңып, бозлы торбаларга әйләнде. Асмалы сумканы күтәрергә көч тә калмады. Тасмасыннан гына тотып, кар
өстеннән өстерим. Күренеп тора, буран монда шәһәрдәгегә караганда да ныграк котырган, бөтен чокырларны кар белән тутырып, кырны тигезләгән.
Кайсы якка барырга соң? Бер ут та күренми...
Үзе чатнама суык, үзе үтереп йокы килә. Шулай ук арылды микән? Утыз чакрым нәрсә инде ул яшь кешегә?
Элек Уфага хәтле җәяү йөргәннәр бит. Кешеләр көчлерәк тә, чыдамлырак та булганнардыр шул элек. Менә шушылай җебеп калмаганнардыр әле минем кебек... Шулай димен дә тагын берничә адым ясыйм. Кар өстеннән шуышып та барам, алай да арыта, ныграк йокы баса.Тәмам сусатты.
Иреннәргә кар тидереп алам, тик файдасы әз. Кар ирендә эрергә өлгерми, бозланып туңа. Сумканы ачып, колбасаны капшап таптым. Шыкыраеп туңган теге. Ә ашыйсы килә. Ашасам, көч керер кебек. Әкрен генә кимерергә тырышам. Һәм янә алга шуышам.
Булачак артист Рәшит Байназаров туңып үләргә тиеш түгел, алга, Рәшит, алга!
Тик көч юк инде... Берзаман баш очында вертолет тавышы ишетелде. Карасам, вертолеттан миңа бау-баскыч ыргыттылар. Ә вертолетның ачык ишегендә комбат Бәширов басып тора. Үзе миңа:
− Старшина Байназаров, безнең вакыт бик әз. Духлар камап алдылар, бар көчеңне җыеп баскычка тотын, машинаны утырта алмыйбыз, канатларын тишкәләп беттеләр, − дип кычкыра.
Хәлсез кулларым белән бау-баскычка ябышам. Шулвакыт вертолет кинәт югарыга ыргыла, мин җирдән берничә метр күтәрелеп, баскычны кулдан ычкындырам һәм гөрселдәп җиргә барып төшәм...
...Сискәнеп уянып киттем.
(Ахыры бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8