”
Чаллыдан Әлмәткә бара торган автобуста урыным яулыклы хатын белән туры килде.
Үзем дә диндә булганлыктан, сүзебез тиз ялганып китте.
Юлда ул миңа җан тетрәткеч бер вакыйга сөйләде, гыйбрәт өчен, аны укучыларга да җиткерәсем килә.
“Мин беренче класска сугыш алдыннан кердем, - дип сөйләп китте ул. – Иске мәчет бинасында укый идек, укытучыбыз читтән килгән хатын-кыз. Беренче көнне үк “А” хәрефен үттек. Укытучыбыз “а” хәрефенә нинди сүзләр беләсез, дип сорады. Балаларның кайсы “алма”, кайсы “ат”, диде, “абзар”, “арыш”, “абый” диючеләр дә булды.
Мин дини гаиләдә үскән оялчанрак бала идем, дәшмәдем.
Укытучы апа үзе миннән килеп сорады, син “а” хәрефенә башланган нинди сүз беләсең, диде.
Мин “Аллаһ”, дидем. Укытучым, корт чаккан кебек, читкә тайпылды һәм ысылдап, “Бу сүзне башка телгә аласы булма!” диде.
Соравын тагы кабатлады, “а” хәрефенә нинди сүз беләсең, диде. Куркуымнан, телем көрмәкләнеп, мин тагы “Аллаһ” дидем.
Бу хәл өч тапкыр кабатланды. Укытучы апа ачы тавыш белән кычкырып җибәрде, совет мәктәбендә алла сүзе була алмый, бу корткычлык, дип чинады.
Әллә кайдан үземдә көч табып, апа, бу бит мәчет, Аллаһ йорты, дидем...
Бу сүзләрдән соң укытучы апа ачудан калтырый ук башлады, дәрес онытылды. “Тагы бер тапкыр алла, дисәң, мин синең телеңне кисәм!”, дип улады.
Ул балаларны торгызып, сафка тезде, мине каршыларына бастырды. “Балалар, бу мулла калдыгының битенә төкерегез, алласын онытырлык булсын!” дип әмер бирде.
Укучы балалар, берәм-берәм килеп, минем битемә төкерделәр, күрше малай гына төкермәде.
Укытучы аннан, ник син төкермисең, дип сорады.
Күрше малай, “куркам, Аллаһ сугар”, диде... “Монда тагы бер дин калдыгы бар икән әле! Кая аллаң, ник сукмый?!”, дип, укытучы апа котырынып класс буйлап йөреп китте.
Мин, битемдәге төкерекләрне җиңем белән сөртеп, елый-елый басып торам...
Шул чагында көтелмәгән хәл булды. Укытучы черек идән тактасының теге башына баскан ахыры, ул, сайгагыннан ычкынып, аның башына китереп бәрде, апа, аһылдап, тактасы белән бергә, мәчет астына авып төште.
Без, котыбыз чыгып, аска карадык, тирән баздан, укытучы апаның, Алла... Алла..., дип ыңгырашканы гына ишетелә иде... “Аллаһ сукты...” диде күрше малае. Без беребез дә дәшмәдек...”
Фәүзия Бәйрәмова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3