Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай — халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе.
21 февраль көнне Тайняш урта мәктәбендә Рахимова Дилә Мирзаян кызы, Гилязова Гөлназ Лотфирахман кызы Туган теле көненә багышланган “Мин Тукайга киләм...” дип аталаган бердәм дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар татар язучыларының шигырьләрен яттан сөйләделәр,Маннанова Диана башкаруында җыр тыңладылар. Дәрес Г.Тукай шигыренә язылган “И туган тел” җыры белән тәмамланды.
#РоднойЯзык2023#ТуганТел2023
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев