"Туган җиргә кеше киләмени?
Туган җиргә кеше кайта ул...
Мин барыбер сезгә кайтырмын."
(Әнгам Атнабаев)
Менә тагын кайттым Тәтешлемә,
Каршы алып тора Атнабай!
Кулын сузып, гүя,дәшер сыман :
"Онытмагыз, Җиңү өчен кемнәр
Ярты Европаны атлаган?"
Шаңлы, чыңлы ул - заман шаукымы,
Тирә- ягыбызда яу кыры...
Чынбарлыкны җиргә салып таптап,
Әллә кайчан сүнде дигән утны
Тергезергә явыз буын туды...
Тарих чыңгылларын иңгә салып,
Тирән уйга чумган Атнабай.
Ватандашлар, илсөяр рухлылар,
Биргән тугры антын таптамай!
Туган якны яңа яшьләр данлый:
Фәнис,Зөфәр,Валерий кебек -
батырлар!
Алар безнең тыныч тормыш өчен
Һәйкәл булып илгә кайттылар!
Бар галәмгә үз йөрәге аша
Күң(е)ле хисләр белән сөйләшә.
Һаман ил-көннәргә шагыйрь сүзе
Изге дога булып ирешә.
Иҗатының кайтавазы булып
Йөрәкләрдә чыңы яңгырай.
Күңелләрдә безнең син, Атнабай!
Мәңгелеккә бүләк иткән дәвер,
Һәйкәл булып кайттың, Атнабай!
01.03.2024. В. Шайхисламова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев