"Посып яткан ярыгыннан чыкты
Җыен хасис, әтрәкәләмнәр.
Баш күтәрә тарих чүплегенә
Ыргытылган пычрак әләмнәр."
( Әнгам Атнабаев)
Тыныч түгелләр безнең күңелләр,
Дөньялар бит әллә нишләде!
Ковид, Украина... йөрәк әрни,
Аналарның түгелә яшьләре!
Сабырлыклар телим мин халкыма
И и, Ходаем, бир син бишләтә!
Ачы җилләр исә тирә-якта,
Илем язмышы хәл ителә!
Каплап алган кара болытлар
Ватанымның аяз күкләрен.
Юк, таркатырга ирек бирмәбез,
Бөек Рәсәй, синең үрләрең!
Күпме яшьләр, олпат яшьтәгеләр
Хәрби коммиссариатка агыла!
Туган илне яклар, саклар өчен
Доброволец булып языла!
Алар арасында безнең Фәнис,
Зөфәр кебек кыю уланнар.
Ватаныбыз киләчәген яклап
Газиз җанын фида кылганнар!
Түземлек бир,Раббем, аналарга,
Афәтләрдән үзең арала!
Эләкмәсен берүк балалары
Дошман ханҗәренең кынына!
...Туып тора фаҗигалар җирдә,
Ярдәмеңнән, Тәңрем, ташлама!
Гел алга, якты таңнарга гына,
Омтылаек яшәү хакына!
Венера Шәйхисламова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев