Бервакыт шулай халык көйләрен бик озаклап уйнап утырды. Озын, моңлы көйләрдән соң кыска, күңелле көйләргә күчте тагын озын көйләрне уйнап, аннары бию көйләрен исенә төшерде. Пианино янында шулай ике сәгатьләп утырды ул. Мин дә аның хәтеренең әйбәтлегенә, татар халык көйләрен оста итеп, аларның барлык моңын, бизәкләрен саклап уйнавына исем китеп тыңладым. Шуннан соң ул уйнавыннан туктап бераз уйланып утырды да:
— Беләсеңме, Мөхәммәт, хәзер өч йөзләп татар һәм башкорт көен күңелдән беләм, ә бит безнең яңа көйләр, бик матур көйләр, җырлар арта бара, менә нинди бай, бәхетле кеше мин! — диде ул һәм тагын уйнарга кереште.
Әнә шул рәвешчә, А. С. Ключарев халкыбыз талантларыннан язып алган һәр матур җырга сокланып туймый, һәр яңа җырны, алтын кисәге тапкандай, чын күңеленнән сөенеп каршылый иде..."
Мөхәммәт Садри
Композитор, фольклорчы, атказанган мәдәният хезмәткәре, үзенең эшчәнлеге белән татар халык җәүһәрләрен: җырларын, бию-такмакларын, уен кораллары көйләрен җыючы, барлаучы, татарның чын моңсары Александр Сергеевич Ключарев (19.02.1906.-30.03.1972.)
#бу_көн_туган_көн
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев