Тәтешкә алар үз көенә генә атлап баручы ат аягы белән өч сәгать дигәндә барып җиттеләр. Юл буе Ибрай абзый белән Хәтимә апа үзара сөйләшеп бардылар, Ибрай абзый ара-тирә җыр сузгалады.
Галимуллага Ибрай абзыйның җыры нигәдер моңсу тоелды.
Кара атларга менсәң,
Камчы алма,
Кара атларга камчы кирәкмәс;
Кызларның да сөйсәң,
Сөй матурын,
Матур кызга яучы кирәкмәс.
Бу җырдан соң Галимулла сиздерми генә Гөлйөземгә күз ташлады. Гөлйөзем карашын әллә кайларга юнәлтеп, бик моңсу гына утыра иде. Нигә шулкадәр моңсу соң ул, күзендәге сагышның чиге юк, аны нинди хәсрәт баскан диген? Рәхимҗанны шулкадәр сагына микәнни?
Ул Ибрай абзыйның җырын ишетми дә кебек. Галимулла шушы уйлары белән шактый озак Гөлйөземгә карап барды, аның өстендәге аксыл җирлеккә вак кына шәмәхә чәчәкләр төшкән күлмәге, аягындагы зәңгәрсу чүәге, күлмәк өстеннән кигән соры пинджәге, муенына бәйләгән ак яулыгы, кара толымы, тигез, шома, нәфис маңгае матур һәм бик килешле күренделәр. Гөлйөземнең бармаклары да бик нәзек һәм кечкенә икәннәр, бер кулы белән икенчесен кушырып тын гына утыра бирә Гөлйөзем. Галимулла да аңа дәшәргә базмый, ләкин күңеле белән аңа якынрак утырасы, көчле куллары белән җилкәсеннән кочасы, башын үз җилкәсенә саласы, колагына: "Бар да яхшы булыр, Гөлйөзем, борчылма", - дип пышылдыйсы килде. Алар шулай сүзсез генә Тәтешкә дә килеп җиттеләр. Ибрай абзый көр тавышы белән: "Яшьләр, сез үз юлыгызны үзегез дәвам итәрсез, мин загуткантурга киттем, әле кайтып та җитәсе бар", - диде. Галимулла үзенең биштәрен җилкәсенә элеп, Гөлйөземнең чемоданын үз кулына алды. Чемоданның авырлыгы барлыгын абайлап өлгермәде, Гөлйөзем: "Китапларым шунда, алардан башка имтихан бирә алмам дидем, шуңа бик авыр. Китаплар минеке түгел, биология укытучысы Саҗидә апаныкылар. Укырга керсәм, алып кайтып бирергә вәгъдә бирдем", - диде. Галимулланың Гөлйөземнең бу йомшак тавышын тагын, тагын ишетәсе килде, аның белән рәхәтләнеп сөйләшәсе, аны көлдерәсе килде. Гөлйөзем Галимуллага борылып: "Безгә бу якка", - диде дә, җитез атлап алгарак китте. Галимулла Гөлйөзем артыннан иярде.
- Йокымның бу якта икәнен беләсеңмени?
- Әйе, мине сез сугышка киткән елны мари урманнарына агач кисәргә җибәрделәр. Шуңа беләм.
- Сиңа 15 кенә яшь иде бит, яшь булсаң да алдылармыни?
- Яшьне сорамадылар, авылга наряд килгәч Җиһан апа кеше санын тутырырга мине дә тыккан булып чыкты.
- Ничә ай урман кистегез?
- Шактыый, шак-тыыый.
Гөлйөзем соңгы сүзен ничектер сузып әйтте, шуның белән бергә тавышында "җитәр, син бүтән сорама, мин сөйләмим" дигәндәй кырыслык та яңгырады. Галимулла тагын тынды. Алар җәяүләп Тәтеш йокымына җиткәндә көн шактый җылынып, кояш аркаларны ук кыздыра башлаган иде. Тамак та ачкан кебек, чәй булса да эчеп аласы иде, дигән уйлар белән Галимулла тирә- юньгә күз ташлады. Әнә тегендә генә ашханә сымак урын бар икән. Аның биштәрендә әнисе тыккан ике алма бөккәне дә бар. Чәй булса да эчеп алырга була икән. Казанга ук юл тотам дип уйламады шул, Галимулла. Кичкә авылга кире әйләнеп кайтырга иде аның планы. Ярар, әйтте бит инде, әйткән сүз аткан ук, кире кайтарып булмый.
- Гөлйөзем, әле вакыт шактый, әйдә, чәй эчеп алыйк.
- Башта билет алыйк, соңарсак билет калмас, аннан иркенләп эчәрбез.
Гөлйөзем шулай диде дә, җитез адымнары белән йокым бинасына кереп тә китте. Галимулла аның артыннан иярде. Планшетыннан акчалар чыгарды, Гөлйөзем шулай тиеш кебек тиз генә икесенә дә билетлар алды, билет алай кыйммәт булмады, өч сум илле тиен генә. Болай булса Казанда берничә кич кунарлык акчасы бар икән әле. Казанда кайда торачагы, документларын кая тапшырасы, кая укыячагы турында ул уйларга да курка. Бердәнбер әзерләнгән предметы математика гына бит. Бухгалтерлар курсын гына тәмамлыйсы иде бит исәбе.
Пароход Казанга шактый бара икән әле, шунда уйлар, болай да башы каткан.
- Гөлйөзем, әйдә чәй эчеп алыйк, бераз хәл дә җыярбыз, - дип Галимулла Гөлйөземне ияртеп, ашханәгә таба юл тотты. Ашханәдә бәрәңге боламыгы да бирәләр икән, аны да икесенә дә аласы итте, ике стакан чәй алды, ымлап кына "утыр әнә теге өстәл артына" дигәндәй баш какты...
Дәвамы бар...
#Бөек_җиңүгә_80ел
#Ватан_сагында
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев