Казанда татар студентларының чәй һәм сый белән оештырылган бер кичәсендә мине яңа ачылган татар рабфагының бер укучысы белән таныштырдылар. Өстенә кара сатин күлмәк киеп, билен киң ремень белән буган, күрер күзгә яшүсмер малайны хәтерләткән кара чәчле, үткен кара күзле егет, миңа кулын биреп, исемен авыз эченнән генә әйтте. Тирә-якта яшьләр шаулашалар-гөрләшәләр иде — егетнең исемен ишетми калдым, кайтарып сорамадым, дөресе, кызыксынмадым. Чөнки егет үзенең төсе-бите, кием-салымы, барыннан да бигрәк, үзен тотышы белән күзгә ташланырлык түгел иде.
Әйләнә-тирәдәге башка егетләрнең күбесе — йә завод-фабрикалардан килгән, йә гражданнар сугышы фронтларын үткән, утны-суны кичкән егетләр. Моны аларның кием-салымнары, кояшта, яңгырда уңган, беренче төсен күптән югалткан, урыны-урыны белән ямалып та өлгергән гимнастёркалары, чалбарлары, күпне күргән хәрби ботинкалары сөйләп тора. Аннан алар игътибарны җәлеп итәрлек шау-шулы, тынгысыз егетләр иде.
Яңа танышым тыйнак, оялчан иде, ахры. Табын янында да, соңыннан залда, уеннар барганда да тавышын чыгармады, үзен күрсәтмәде. Кичәдә бар идеме, юк идеме — аны сизмиләр, күрмиләр иде шикелле. Шулай да, «римский папа» уены башланып, егетләрне, кызларны зал уртасына чыгарып, төрле «җәзалар» бирергә керешкәч, аңа да чират җитте. Уенны алып баручы — аның белән бергә укучы кызларның берсе булса кирәк — кара күзле егетне зал уртасына чакырды да, уйнаучыларга карап, сорады:
— Нинди «җәза» бирәбез моңа?
Берничә кеше беравыздан кычкырды:
— Шигырен укысын, шигырен!
«Шигырен укысын?.. Кем булуы мөмкин моның?..» — дип уйладым мин. Чөнки Казандагы, бигрәк тә студентлар арасындагы яшь шагыйрьләрнең барысын да диярлек күреп белә идем. Әмма бу егетне, дөресрәге, үсмер малайны беркайда күргәнем һәм очратканым булмады. Шуңа күрә бу студентның чыгышын бик кызыксынып көтә башладым.
Егет, бераз уңайсызланып, аска карап, оялгандай басып торды. Мин аны шулай бераз басып торыр да, бер сүз дә әйтмичә, «җәзасын» үтәмичә, кешеләр арасына кереп югалыр һәм иптәшләрчә гомуми көлүгә сәбәпче булыр дип көткән идем. Ләкин алай булып чыкмады. Егет сынын турайтты, ике кулы белән каешын рәтләп, күлмәк итәген тарткалап куйды, башын күтәрде...
Минут та үтмәде, кара тутлы яшүсмер егет, билгесез шагыйрь шау-шулы залны үз кулына алды, ихтыярына буйсындырды. Бу минутта хәтта иң шау-шулы егетләр белән чыркылдавык кызлар да тынып калдылар.
Шагыйрь ниндидер бер сылу кызның мәхәббәте турында сөйли иде. Төн уртасы, авыл кырыендагы салам түбәле ярлы йорт. Капка төбендә, караңгыда, кешеләрдән качып, бер яшь кыз белән бер яшь егет басып тора. Кыз күз яшьләрен коя. Чөнки ул сөйгән егете, җанкисәге белән саубуллаша. Егет еракка, халык бәхете өчен, азатлык өчен каты сугышлар барган якка кан эченә китә. Китмичә ярамый. Аны анда ил чакыра, намусы чакыра... Аерылышу авыр, читен, йөрәкләрне телгәли...
Хәзер мин күп еллардан соң, бу шигырьнең эчтәлеген тулысынча хәтерләмим, әмма аның безне, сугышчыларны, фронтларны күргән, аерылышу дигән ачы шәрабның тамчысын да калдырмыйча эчкән егетләрне, уйланырга, тынып калырга мәҗбүр итүен бүгенгедәй хәтерлим.
Шигырен укучы егет тә күңеленнән шундый ук хисләрне кичерәдер иде кебек: йөзе алсуланган, кара күзләре чаткыланып яна, ә үзе җаны-тәне белән шигырь рухына бирелгән... Шигырь укылып бетте.
Зал кул чабарга, яшь шагыйрьне алкышларга кереште. Егет, оялып булса кирәк, иптәшләре арасына кереп югалды.
— Кем бу? — дип сорадым мин күршемнән.
— Муса Җәлил, — диде ул...
(Г.Афзал)
#бу_көн_туган_көн
✨Муса Җәлил (15.02.1906-25.08.1944)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев