Сүз кайсы мәдрәсә турында бара?
🌙
5нче җәмигъ мәдрәсәсе, ягъни Сәгыйдия мәдрәсәсе - Галиев мәчете, Муса бай мәчете, Печән базары мәчете мәхәлләсендә нигезләнгән ике сыйныфлы кадими дини уку йорты. Мәдрәсә Галиев мәчетендә имам һәм мәдрәсәдә мөдәррис булып хезмәт иткән Сәгыйтовлар нәселенә мөнәсәбәтле «Сәгыйдия» мәдрәсәсе дип аталган. Алар көчле дин белгечләре һәм мөгаллимнәр буларак билгеле булса да, укыту алымнары буенча мәдрәсә кадими уку йорты исәпләнә.
1909 елда, М.Сәгыйтовның вафатыннан соң гына, ике сыйныфлы Сәгыйдия мәдрәсәсе бинасы Галимҗан Баруди кулына күчә, уку йорты Мөхәммәдия мәдрәсәсенә кушыла.
⚡️Тагын бер кызыклы факт:
Мөхәммәтйосыф Габсаттар улы Сәгыйтовны язучы Фатих Әмирхан үзенең «Фәтхулла хәзрәт» повестендәге төп каһарманның прототибы итеп алган.
#әдәбияттан_тарихка
#Каюм_Насыйри_200ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев