Никадәр шәфкать, мәрхәмәт, никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә.
Сталин шәһәре! Сине мин синең өчен барган каты сугышлар көнендә, син немецлар тарафыннан тупка тотылган, бомбалар астында калдырылган һәм яндырылган хәсрәтле көннәрдә күрдем. Ләкин син, Сталинград, безнең көч-куәтебезне якты чагылдыргандай, бирешмәдең... һәм син, батыр шәһәр, җиңеп чыктың!
Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар. Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алырлар. Алар турында, үзләрен һәм үз коралларын данга бизәгән батырлар турында, җырлар, дастаннар төзәрләр.
Диңгездәй киң Дон даласы да, немец солдатларының үле гәүдәләре тулып яткан чокырлар да, Гумрак хәрабалары да, дошманны буарга торган синең урамнарың да, комга борыннарын тыккан балалар да, чал Идел дә синең өчен, Сталинград, гвардеецларның ничек сугышуларын һәм җиңеп чыгуларын күрделәр.
Без — руслар, украинлылар, татарлар, белоруслар — корыч таулар тезмәсе булып сине якларга килдек...
Гадел Кутуй
1943 елның 2 феврале тарихка 200 көн барган Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү һәм кискен борылыш көне буларак кереп калды. Бу сугышта меңләгән милләттәшләребез белән бергә халкыбызның батыр улы, язучы Гадел Кутуй да катнаша. “Без – Сталинградчылар!” нәсере нәкъ әнә шул фронтта иҗат ителә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев