01.1826-10.12.1889)
#бу_көн_туган_көн
✅Үз чоры өчен иң күп язган шагыйрьләрнең, әдипләрнең берседер. Үзе исән вакытта гына да 7 китабы басылып чыга
✅200 дән артык мәрсия авторы («Шәмгъ эз-зыя» )
✅Акрошигырь ысулын еш кулланучы (шигырь юлларының беренче хәрефләрен кушып укысаң, авторның исеме килеп чыга)
✅3 тапкыр хаҗ кылган һәм бу юлда үзенең күргәннәрен, кичерешләрен, яңа, чит җирләр белән танышудан туган фикерләрен язып калдырган. Бу «Хаҗнамә» әдәби әсәр булу белән бергә, XIX гасырда Идел буе мөселманнарының көндәлек тормышын, хаҗ кылу рәвешләрен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора.
✅Ата-бабалары нәсел-нәсәбенең башы Чыңгыз ханның гаскәр җитәкчеләреннән саналган Майкы би (Байкы би) дигән шәхескә барып тоташа.
Гасырлар дәвамында бу нәсел шактый күп күренекле шәхесләрне биргән: шагыйрь Әнгам Атнабаев, күренекле җырчыларыбыз Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи.
Чокрыйның үз уллары да аның эшен дәвам иткәннәр. Гарифулла Киеков әтисе тарафыннан язылып бетмәгән «Тәварихы Болгария…» китабын дәвам итә, төрле кулъязмаларын күчереп калдыра.
Чыганак: Илһам Гомәров: «Гали Чокрыйның башкортча язган бер генә җөмләсе дә юк»
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев