Анда Миланың абыйсы Егорның ике көн элек Мәскәүдән каникулларга Казанга кайткан булуы, уртак дуслары белән җыйнаулашып Идел буендагы дачаларына ял итәргә барырга уйлаулары һәм Сылуны да үзләре белән алырга теләүләре хакында язылган иде.
Сылуга быел кыш башында 16 тулды,ә Милага тиздән тулачак. Алар Мила белән балачактан бергә. Бер подъездда торып, бер балалар бакчасына йөреп, бер ишек алдында уйнап үстеләр.
Сылу дусты Миланың нәрсәгә ничек бәя бирәсен, нәрсә өчен үпкәләячәген, ә нәрсә өчен сөенәчәген бала вакыттан ук белә. Шуңа күрә аларның аралашулары артык темаларга керми генә нинди фильм караганлыклары, Тик токта кемгә язылганлыклары, Миланың ютуб каналындагы чыгарылышлары хакындарак бара иде. Ничек кенә булмасын, сөйләшер, үзара хәбәрләшеп торыр сәбәпләре гел чыгып тора иде.
Сылу тиз генә Милага ризалыгын белдереп хәбәр җибәрде, әнисеннән тизрәк рөхсәт алырга дип, аш бүлмәсенә узды. Әнисе дачада кемнәр буласын, кемнең машинасында барасын сораштырган соңында, "әтиеңнән рөхсәт алыйк, шуңа карап җыенырсың", диде.
Озак та үтмәде, әтисеннән рөхсәт тә алынды, шул арада Мила да килеп җитте. Кызлар Сылуга кием килештерә башладылар. Җәйнең эссе көннәре торганга Сылу ак җирлеккә вак кына алсу чәчәкләр төшкән сарафанын киде, ә аягына ак төстәге балеткасын эләктерде. Кара карга канатыдай зәңгәрсу кара чәчләрен ике яктан алсу каптырма белән генә җыйнап, таратты. Бәрхеттәй чиста ак йөзе, килешле алсу яңаклары, куе кара кашы, шомырт кебек кара күзләре керфекләре арасыннан яшьлек матурлыгын тагы да ямьләндереп балкыйлар, ә сарафанындагы ал чәчәкләр бөтен йөзенә шәфәкъ алсулыгы өсти иде. Сап-сары чәчле, зәңгәр күзле Милана янында Сылу, чыннан да,тал чыбыктай буе, саф йөзе, йомшак карашы белән тагы да аерылып тора иде.
Кызларның урамга чыгулары булды, шул арада Егорның дусты Женя машинасы белән килеп тә туктады. Тәрәзәләре ачык машина кызларның самими көлү тавышларына күмелде.
Дачага килеп җиткәндә әллә каян тәмле шашлык исләре, рэпер Бастаның ритмик тавышы, шаркылдап көлгән егетләр авазлары, ара-тирә кызлар көлүе, "ой, ой, да ладно", дип куешулары ишетелә иде.
Мила Сылуны җитәкләп дача капкасын ачты, аннан наратлар арасындагы сукмактан узып, акрынлап өстеннән талгын гына зәңгәрсу төтен күтәрелүче мангал янына таба борылдылар. Мила йөгереп барып, мангал өстенә иелгән абыйсын кочып та алды. Егор тураеп басты да, борылып сеңлесенең кулларын учына алып кочагына кысты, шул вакыт күзләре Сылуга төште. Каршында балачактан белгән Сылу түгел, бик чибәр, йөзеннән, бар килешеннән карап туймаслык самимилек, сафлык, гүзәллек сирпелүче башка Сылу басып тора иде. Егорның бар тәне буйлап ниндидер ток узган кебек булды, тамагына төер утырды, тәне катып калган кебек булды".
Тәкъдим ителгән бу өзек ХХ гасыр башында иҗат ителеп, хәзер дә укучыларны үзенә тартып торучы кайсы әсәргә ияреп язылган?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев