Бармы икән син? Әгәр дә дөньяда хакимлек итәсең икән, миңа миһербанлык күрсәтеп, бәхетле язмыш насыйп итсәң иде. Хезмәтләрем белән танылган кеше буласым килә. Үз байлыгын кайгыртып, башкаларны алдаучы сәүдәгәр ясама миннән, чәркәханәләрдән ерак кыл. Халкыма хезмәт итәргә мөмкинлекләр ач, каһарман гамәлләр кылырга насыйп ит!»
Әлеге юллар булачак композитор Җәүдәт Фәйзи көндәлекләреннән. Теләкләре кабул була: татар җәмәгатьчелегенә композитор буларак танылганда, аңа нибары 22 яшь була.
🎶🎶🎶
Җәүдәт Харис улы Фәйзи (04.01.1910-02.05.1973) - композитор, фольклорчы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
#бу_көн_туган_көн
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев