турында сөйләүне дәвам итеп бүгенге сүзебезне бик үзенчәлекле персонажга - Ут алласына бирәсе иттек.
Ут алласы татар акылында бик борынгы заманнарда, иран телле халыклар, скиф-сарматлар белән аралашу нәтиҗәсендә формалашып, бүгенге көндә кайбер йолаларыбызга бәйле ышануларыбызда, мәкаль-әйтемнәребездә, көндәлек гамәл-гадәтләребездә сакланып килүче персонаж.
Ут алласы кешеләрнең йортлары иминлеген, тәртибен, җылысын, нәсел үзәген тотып торучы илаһи зат.
Ул кешеләрдән үзен санлауларын таләп итә, үзенә хөрмәт һәм игътибар сорый. Куелган кагыйдәләрне, тыюларны тиешле дәрәҗәдә үтәүләре сагында тора.
Ул тыюлар әле дә сакланып килә.
Мәсәлән,
* татар кешесе өчен ут ялкынын пычак яисә башка тимер әйбер белән ярырга ярамый. Юкса Ут алласы тагы да дулап, ялкыннарын тирә-юньне көйдерерлек итеп чәчәчәк;
* татар бервакытта да ут өстенә кече йомышын йомышларга тиеш түгел. Моны эшләсә, ил-йортка утлы хәвеф килгәнен көт тә тор.
Моннан тыш, катгый кагыйдәләрнең берсе булып, ут өстенә кан коярга ярамау да исәпләнә. Утка кан койган кавем үзен бетүгә дучар иткән исәпләнә.
* Ут алласы ут белән алыш-биреш иткәндә дә
борынгыдан куелган кагыйдәләрнең
үтәлешен тота. Мәсәлән,
* кисәүне ут очкыннарын чәчеп болгап йөртергә ярамый. Кисәү, утлы күмер махсус савытта гына йөртелергә тиешләр.
* Бер учактан икенче учакка күмер алыр алдыннан Ут алласына атап, аңа юнәлтелгән теләкләр теләп, май сибәргә кирәк. Бу Ут алласына корбан бирү дип атала. Болай эшләмәгәндә, яңа учак уты озын гомерле булмый дигән ышану бар. Йорт иясен икенче йортка күчергәндә дә кисәү агачы кулланылуы моңа бер ишарә.
Мәкальләребезгә килсәк, телебездә:
"Үз утына кан койган,
Кеше утына май коймас.
Утка пычак тыкма.
Ут күңеле көр булсын" кебекләре әле дә сакланып килә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1