Алга дип, милләт, сине чакырып йөри;
Белмисең, милләт, синең хаккың өчен
Нинди җырлар ул егет шапрып йөри.
Ул синеңчөн, милләтем, атлап йөри;
Армый - талмый, көн вә төн ватлып йөри;
Җаны һәм вөҗданы шул юлда фида:
Кайда бай күрсә, шуңар сатылып йөри.
Габдулла Тукай бу әсәрен
"Сибгатуллин"дип атаган. Кем соң Тукайның ачуын китергән әлеге Сибгатуллин?
Тукайның 1910 елда иҗат иткән "Сибгатуллин" эпиграммасында сүз беренче татар журналы "Әлгасрелҗәдид"не чыгаручы мөхәррир, татар җырларын башкаручы буларак танылган Камил Мотыгый (Камил Мотыйгулла улы Төхвәтуллин) хакында бара.
Тукай бу очракта талантлы журналист буларак танылган шәхеснең 1908 нче елдан баритон тавышлы җырчы булып китүе һәм төрле рестораннарда байлар кәефен күтәреп җырлап йөрүе белән килешмәвен белдерә.
#Әдәбияттан_тарихка
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1
Тукай турында язалар, ә, аның сүзләрен кире кагып, киресенчә эшлиләр. Аңламыйм мин бу халыкны. Әллә икейөзле, әллә...