Предыдущая публикация
Әткәй,авыр миңа никтер,
Йөрәк елый,сине сагына...
Уйларымда,көн дә кайтып киләм,
Туган якка,синең яныңа...
Көтеп торсаң иде балам диеп,
Чәйләреңне куеп иртәдән....
Күз яшьләрем белән юам кабат,
Рәсемеңне алып киштәдән....
Эх әткэем,бик тә сагынам шул,
Елмаюлы,нурлы йөзеңне...
Шулкадәрле килә ишетәсе,
Кызым дигән назлы сүзеңне.
Әткэем дип килә эндәшәсем,
Чәчләреңнән сыйпап,иркәләп.
Нигә язмыш шулай аерды соң,
Алып китте сине иртәрәк...
(с)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев