Предыдущая публикация
ӘБИЛӘР ЧУАГЫ
Галәм хуҗасы бар дөньясын
Төрле төсләргә манган мәл.
Елмаюга саран кояш туй итә,
Ябынып болыттан бөркәнчек шәл.
Үз чиратында көз, ашыкмыйча,
Бирнәсен күрсәтеп мактана.
Байлыгы сандыкка сыймаган,
Келәт-сарайларда саклана.
Туйлап йөри торгач, көзнең
Тузып килә аягындагы чүәге,
Тик һаман масаеп туялмый.
Менә шул чор ‒ әбиләр чуагы.
Сандык бирнәсен барлыйм,
Балалар ‒ көзгем Аллаһ биргән.
Үзеңне таныйсың килсә,
Шушы көзгегә бак дигән.
Картаерга теләмәсәк тә
Һәр мизгелнең үз яме.
Бирнәле сандыгыбыз кала,
Яшәүнең кадерен белик яме.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
13.09.23
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев