Предыдущая публикация
ТЕЗЛӘНЕП ҮПТЕМ ГӨЛЛӘРНЕ
Тезләнеп үптем гөлләрне,
...Әй, җылы туган турак.
Чүкмәде лә, күтәрелде
Минем җан югарырак.
Хуш исен гүзәл гөлләрнең
Үткәрдем җаным аша.
Биектә очкан кошларның
Сулышы якынлаша...
...Тезләнгән шушы халәттә
(Илаһи изге сәгатьтә)
Әйтегез, түбәнменме?
Карашымнан тып-тып тама
Дөньяның яшьле гаме.
Айрат Суфиянов. 2006 елда чыккан «Кылычлы
җил» китабыннан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев