Ник еш керәсең төшемә?!
Әгәр дә мин кош булып туган булсам,
Киң канатларым белән һаваларда очар идем.
Туган илемә кайта алсам икән,
Илемне киң канатларым белән кочар идем.
Туган илемә кайта алмас өчен туганнарым,
Кайтыр юлыма киртәләр төзегәннәр.
Миннән рөхсәт тә сорамыйча,
Туганлык тамырын өзгәннәр!
Үз илемә кайтыр өчен,
Мин барыбер хәйлә юлын таптым.
Төшләремдә генә булса да,
Туган җиремә кайттым!
Анда инде элеккечә урамнары ямьле,
Тик күрше апа гармунда уйнамый.
Авылдашлар качып йортларында яталар,
Бер кем дә бер-бересенең хәлен белешергә уйламый!
Көн саен диярлек төшемдә генә булса да,
Туганнарымның хәлен белер өчен авылыма кайтам.
Ямьле урамының юлында йөри,йөри өйләренә кермим,
-"Ник син туган авылым төшләремә еш керәсен?"-дип уйлап ятам.
19.12.2019 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев