Предыдущая публикация
Яран-гөлләр.
Әни үстергән яран гөлләр,
Чәчәк атып утыралар.
Җәй көннәрне искә төшереп,
Күңелләргә ямь тутыралар.
Кар болыты арасыннан,
Кояш нурлары тонык күренәләр.
Шурларның җылысын тоеп,
Яран гөлнең чәчәге күккә үрелә.
Яшел яфрагын әни сыйпаганда,
Аңкып тора хуш исләре.
Яран гөләрен күргән саен,
Җәй көндәге кебек хисләрем.
Ал чәчәкләре шундый матур,
Үзләренә тартып караталар.
Ел буена тәзә төбендә,
Алар чәчәк аталар.
Әни кебек йомшак күңелле булсак икән,
Бер кем дә йөрегән юлыбызны бозмас иде.
Әни кебек гөлләр үстерә белсәк икән,
Гомеребез заяга узмас иде.
14.03.2019 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев