Предыдущая публикация
Шилнабашым!
1.
Һәр килгән кеше өчен,
Якты йөзең Шилнабашым!
Күршеләремә кергән саен,
Җылы чәе,тәмле ашы.
2.
"Талым"-дигән чишмәбездән
Салкын шифа суы ага.
-"Кайнар чәем тәмле булсын"-дип,
Авылдашым суын ала.
3.
Күл буендагы бөдрә таллар,
Искән җилгә шаулыйлар.
Туган җиремне хәтерләтеп,
Йөрәгемне яулыйлар.
4.
Урамың да чибәр синең,
Затлы йортлар салынган.
Юлларың тигез булсын дип,
Асфальт белән ябылган.
5.
Күп милләтле авылым минем,
Урыс,татар,башкорт,марый...
Бер туган кебек,бергә яшибез.
Барыбыз да киләчәккә елмаеп карый.
6.
Бүтән җиргә китеп торсак та,
Сагынып кайтабыз Шилнабашка.
Чит илдән дә кәдерлерәк,
Яши алмыйбыз аннан башка!
13.01.2018 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев