Әти,әни.
1.
Әти белән бергә булганда гына,
Әни пешергән ашлары тәмле.
Алтын куллы әтиебез өчен генә,
Әни үстергән гөлләр ямьле.
2.
Әти таләпчән булып кыланса да,
Назлы караш белән сөйләшә.
Әти эштән арып кайткач та,
Барыбыз да аның хәленә көйләшә.
3.
-"Үчти,үчти"-дип җил тидермичә,
Үстердегез безне иркә кочакта.
Тибрәтә идегез төннәр буе йокламыйча,
Көйсезләнә идек шул,бала чакта.
4.
Яшисез бер-берегезне хөрмәт итеп,
Ят кешедән күз тидермичә.
Әти әнигә гел терәк булдың,
Яман телдән сүз әйттермичә.
5.
Сезне сагынып өйгә кайткан саен,
Җылы куеныгызга кысып каршы аласыз.
Әгәр ерак юлга чыгып китсәк,
Изге дога белән озатып каласыз.
6.
Тиеш тәрбия биргән өчен,
Рәхмәтебез чиксез сезгә.
Кеше булып яшәр өчен,
Үрнәк булдыгыз безгә.
21.10.2016 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев