Предыдущая публикация
Кәдерле Шильнабаш.
1.
Төрле милләт дусларым булганга,
Сиңа тугры булып калам.
Һәр килгән кешегә,йөзең якты синең,
Синнән генә үрнәк алам!
2.
Урамың да чибәр синең,
Затлы йортлар бизәп тора!
Шул йортларда матур яшәр өчен,
Кеше тату тормыш,гайлә кора.
3.
Бүтән җиргә китеп торсам да мин,
Сагынып кайтам Шильнабашка.
Туган җиремнәндә кәдерлерәк син,
Яши алмыйм синнән башка!
4.
Синдә генә булды укуларым,
Килеп йөределәр укытучыларым.
Сынауларга бирешмичә,өйрәттеләр яшәргә,
Яшәү гомеремнең тукучыларым.
5.
Авыр чакта янәшәмдә
Изге күршеләрем булды.
Аралашып яшәгәндә өебезгә дә
Ак бәхетле нурлар белән тулды.
02.04.2016 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев