Әтием-тәтием!
Әти,син чәчкән орлыкларың,
Донья буйлап үсәләр.
Сине белми яшәсәләр дә,
Кайгы,хәсрәт күрмиләр.
Минем янга килеп йөремәсеннәр,
Сине кабат исемә төшермәсеннәр!
Ярый әле неди ямьсез
Кеше икәнеңне белмиләр.
Шуңа күрә миңа газаптан башка,
Бер яхшылык та бирмиләр!
Һәр чәчәчккә куна,куна,
Эзләдең син яңа ләззәт
Кеше тормышын җимерер өчен,
Шундый инде синең гәдәтең.
Хатын-кызны елаткан саен,
Үтәлдеме хәҗәтең?
Син дә елап яшәсәң,аз
Булыр иде әҗәтең!
Узар еллар,дәртле гомерең
Үтеп китәр.
Калган гомереңдә,елар көнең
Килеп җитәр.
Үземне әйтмим дә мин.
Орлыкларың,исеңә төшәр микән?
Соңгы көннәр килеп җиткәч,
Кеше ялгыз була икән.
Газапларың өчен мин сине,
Күптән гафү иттем әтием.
Син минем хәтеремдә,
Чибәр "Газраил" тәтием!
22.01.2016 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев