Татар халык ашлары!
Тукаебыз әйтмешли:
"Эх, милли ризыклары"!
Һәрбер өстәл бизәге артында зур хезмәт ята🎂🧁🍰🎀
Табында балкып утырган сый-хермәтләрнең беренче чиратта "хуҗасын" (әзерләүчесен/пешерүчесен) хөрмәтләү кирәк 👏👏👏
Хәзер инде күп нәрсә автомат ярдәмендә эшләнә әлбәттә (миксер, планетарный миксер, блендер). Эшләүләре җайланды, ләкин бизәү, матурлау өлешенә күп көч куела бүгенгесе көндә!!!
Элек әбиләр, апалар бизәү өлешенә бик зур игътибар бирмәсә дә, тау-тау кош табакларга биек итеп өйгәннәр бавырсак - чәк-чәкләрне!!!
Туйлар, исем куштыру, никах табыннарын нәкъ шундый зур күләмдәге ризаклыр бизәп торган 💯💯💯
Инде еллар узгач төрле бәйге - конкурсларда да милли ризык үз әһәмиятен алды! Бу сүзләргә исбатны видеода да күрә аласыз ✨✨✨
Бер бәйгегә хәзерләнгәндә үзең пешергән икәнне раслау өчен пешерү процессын фото-видеога төшерергә куштылар 🙈
Миңа җирәбә буенча бавырсак пешерергә иде✨✨✨
Әле ярый, электән өйрәнеп калган осталарыбыз, әбиләребез, әниләребез бар!!! Бөтен серләрен дә ачмыйм инде...🙈😂🤣
Әле бәйге башка районда, шәһәрдә булса саклап кына алып барасың. Һәм әлбәттә милли ризыкны һәрвакытта чигелгән сөлге бизи! (Сөлгеләрнең коллекциясен җыясым бар әле).
Әйткәч, әйтим авылыбызда зур музей эшләп килә, анда бүгенгесе көндә чигелгән сөлгеләр дә, узган гасырда тукылган сөлгеләр дә бар. Татар рухын чагылдарган сөлгеләрне бәйрәмнәрдә кулланабыз💯💯💯
Әле шунысын да әйтим, безнең авылда Сабантуена бавырсак, чәк-чәк, кош теле урама, гөбәдия махсус пешерелә! Бавырсак белән мәйдандагы барлык халык та авыз итә. Калганнары дәрәҗәле мөхтәрәм кунакларга!
Бавырсак һәм кош теле
Җитешегез кунаклар,
Кыстатмагыз, кунаклар!
Өйгә кайтып китәргә,
Ашыкмагыз, кунаклар!
💐💐💐💐💐💐💐
#рецепты #еда #вкусно #татарскаякухня#кулинария
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев