Мин Сасыкүл авылыннан Рәмүзә Набиуллина (кыз фамилиям Сабирова, Фаяз кызы) булам. Сезгә, ярдәм итә алсагыз, безнең өчен бик мөһим сораулар бар иде. Мин сезгә икетуган Нәсимә апама һәм аның абыйсы Әбүдәр абыема ярдәм итү йөзеннән мөрәҗәгать итәм. Адарның әнисе – минем Фатима түтәй (без шулай атый идек) 1937-1938 еллар тирәсендә сезнең авылдан Латыйп кода белән Сабира кодагыйның 1905 елгы улы Латыпов Зәки Латыповичка кияүгә чыккан. Сугыш алдыннан Тула шәһәрендә хәрби заводта эшләгән Зәки җизнәй дә, Фатыйма түтәй дә. Бу заводны Златоустка күчергәндә (эвакуацияләгәндә), Зәки җизнәй Фатыйма түтәйне балалары белән поездга утыртып, шунда җибәрә. Тик түтәй балалары белән Туймазыда төшеп кала, Наратлыга кайта. Бераздан бианасы Сабира кодагыйны алып, Наратлыдан Сасыкүлгә кайта. Юл аркылы гына атасы Камил бабайларның (танылган шәхес, заем акчасына колхозга машина алып биргән) каршында җир-өй төзеп, шунда (землянкада) яши башлыйлар. Озакламый җизнәй аларның исән-сау кайтып җиткәнен белү теләге белән Наратлыга, аннан соң Сасыкүлгә кайта. Тик күп тә үтми, энесе (исемен оныттым) һәм Зәки җизнәй үз теләкләре белән Бакалы военкоматы аша сугышка китәләр. Зәки җизнәйнең атасы Латыйп кода бик бай булган, ике катлы өйдә яшәгән дигәнне ишеткәнем бар. Зәки җизнәй 5.09.1941 Смоленск өлкәсендә үлеп кала. Анда да эзләнү эшләре башладым. Энесенең дә гомере сугышта өзелә шикелле. Сабира кодагый Сасыкүлдә җирләнгән. Алда язылган Латыпов фамилиялы туганнарыбыз турында, бәлки, белүчеләр бардыр, туганнар (кода-кодагыйларның яшь буын вәкилләре) яшидер? Хәбәр итегез әле, зинһар! Абый белән апам бик белергә телиләр. Бик зур рәхмәтле булыр идек.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев