(Поэмадан бер өзек)
Камалова Самания Сахипкамаловна,
р.05.03.1926 г.Механизатор,Заслуженный
механизатор Башкирской АССР,кавалер
Ордена Ленина.Имеет множество Почетных
Грамот и благодарственных писем.
(Томас Нигаматзянов)
(Камалова Самания апаның
якты истәлегенә).
Үтәр еллар..авыз итеп
Яхшысыннан,яманыннан.
Яшәр ул җир,яшәр кеше!
Аерылмас сабаныннан.
(Ка%им Әүхәтов).
1-бүлек.
Автор:
Булды еллар,тубал асып чәчтек,
Сугыштан соң авыр заманда.
Без бәләкәй идек ул вакытта,
Безнең истә шулар %аман да.
Тубал асты ак сакаллы картлар,
Чәчте орлык җиргә кул белән.
Безнең кулда үгез,тырма белән,
Иген үсте авыр юл белән.
2-бүлек.
У-2 лар,натилар да булган,
Сугыш чоры,авыр заманда.
Тимер атны кызлар кулга алып,
Җир сөргәннәр басу-яланда.
Бик күпләре яу кырына киткән,
Үзе теләп туган ил өчен.
Камалова Самания апа
Көчен салган.Ана-җир өчен.
Шушы җирдә туган,шунда үскән,
Шунда күргән кайгы,шатлыгын.
Кара җиргә кара тирен түксә,
Җирдә күргән тормыш аклыгын.
Эшләде ул,көнне төнгә ялгап,
Ял итмәде шушы кыз бала.
Җир өстендә,кара бәрхәт кебек,
Сөргән җирләр сузылып кала.
Ай-кояшка тиңләштергән өчен,
Янып эшләде җиркәенә.
Күпме изгелек,игелек кылды,
Шул апа сөйгән илкәенә.
Пешкән алма кебек яшьлек чагы,
Үтте эшләп,басу-кырларда.
Сабан тургай,басу җырын сүза,
Таныш аңа моңлы җырлар да.
Күп кешеләр белми язмышыңны,
Үзең генә апам беләсең.
Сөю дигән хисне югалтмыйча,
Гомер буе җырлап киләсең.
Ул җырларың калыр йөрәгеңдә,
Калыр алар тимер атыңда.
Ул җырларың калыр кара җирдә,
Пешкән алар,утта ялкында.
Җыр яшәтә уңган кыз баланы,
Басуларда җырлап җир сөрә,
Елап алган бик күп чакларында,
Яшь аралаш кына ул көлә.
Бер кем күрмәс аның елаганын,
Көлеп тора кызның йөзкәе.
Ни әйтерсең,дуслар,туганнарга,
Сөеп исә хәттә җилкәе.
Җыр яшәтә кеше дигәннәрне,
Эшләр белән барса үрелеп.
Бәхет гөле басуларда үсә,
]әр игенче ала үрелеп.
3-бүлек.
Самания:
Үстем туган авылымда,
Эчтем чишмә суларын.
Эшләгән җир - басуларым,
Шунда тормыш юлларым.
Урам очта өем тора,
Якын яр буйларына.
Эш яратып үскәнгәме,
Кырларым уйларымда.
Яр буенда чишмәм дә бар,
]әр көнне сулар кирәк.
Минем чишмәм кебек чишмә,
Бар микән сирәк-мирәк.
Әнкәй ташыды суларын,
Мин бәләкәй чагымда.
Әнкәйгә тагылып барам,
Ә ул әйтә,тагылма.
Барганда гел түбән таба,
Үргә таба кайтканда.
Әнкәем күтәреп ала,
Егылганда,ятканда.
Бар иде әнкәйле чаклар,
Әнкәем бәгеркәем.
Күзкәйләре йомылганчы,
Белдем мин кадеркәен.
Сулар ташып чәйләр эчтек,
Серләрне чишә-чишә.
Күпме еллар үтте хәзер,
Эчкән кебек мин кичә.
Язмыш куйды алларыма,
Иң авыр сынауларын.
Егылдым,сикереп тордым,
Бөгелдем,сыналмадым.
Җир-Ана кызы булганга,
Җирдән алдым барысын.
Булган икән гомер буе,
Басулар,дип янасым.
Язын чәчәм,көзен сөрәм,
Минең эшләр җитәрлек.
Кем эшләми күрми аны,
Әйтсәң ушың китәрлек.
Кышлар булса карлар тотам,
Дым кирәк басуларга.
Язын чәчкән уҗымнарым,
Туя шул кар-суларга.
Фермаларга салам ташыйм,
Кырпак карлар яткач та.
Тимер атны тарта-тарта,
Беләкләрем талгач та.
Күпме агачлар китердем,
Шушы аткаем белән.
Кайтабыз сызгырып кына,
Утын,бурәнә белән.
Эшләрем уңышлы чыга,
Әнкәем теләгәндер.
Бер Ходаем үзе белә,
Әнкәем сөйләгәндер.
Ялан аяк җиргә бастым,
Сабый бала чагымда.
Эшләп алган җимешләрем,
Эшләремдә чагыла.
Эшләп таптым бәхетемне,
Үкенмим ярым юкка.
Тимер атым ярым булды,
Салмады янган утка.
Автордан:
“Ишеткән бар халык сүзен,
Әллә чын,әллә ялган.
Тимер атына алданып,
Тормышка чыкмый калган”.
4-бүлек.
Әнкәем дә теләгәндер,
Парлы булсын балам дип,
Мәхәббәт күленә төшмәдем,
Суын эчеп алам дип.
Язмыш түгел,ялгыш түгел,
Ник аңа борчылырга.
Шәмнәр кебек янып торам,
Мин түгел янган чыра.
Кара җиргә тирем ага,
Агып җирне сугара.
Мул уңышлар алыр өчен,
Файда була суларга.
Аткаем да җиңел тарта,
Усалмын шуңа инде.
Җирләр сөрә алмас идем,
Йөресәм килде-китте.
Тырышканга юллар ачык,
Басуларга,кырларга.
Гармун алып йөргәнем бар,
Шатлык җырын җырларга.
Мин игенче генә түгел,
Гармунчы да,җырчы да.
Туган илгә,шатлык җырым,
Йөрәк түреннән чыга.
Онытмады Илкәем дә,
Бирде иң зур бүләген.
Алтын орден тагып куйды,
Янып тора күкрәгем.
Үзем генә нишләр идем,
Энем түкте үз көчен.
Үләрен белми эшләде,
Эшләде минең өчен.
Иң зур бүләк миңа тиде,
Булган өчен кыз бала.
Рәхмәтем чиксез булса да,
Йөрәгемдә ут яна.
Напарнигым ятлар булса,
Мең тапкыр елар идем.
Энем белән эшләгәнгә,
Сөенеп эшкә йөр(е)дем.
Энем җирләр сөреп кала,
Мин канатлы кыз бала.
Ничә барып кайтканмындыр,
Башкалага - Уфага.
Норма дигән нәрсәләрне,
Энем тутырды %әрчак.
Барган җирдән кайтып төшәм,
Күчтәнәчем бер кочак.
Рәхәтләнеп яшәдем шул,
Туганым булган өчен.
Әнкәй канга сеңдергән шул,
Туганлык сөю хисен.
5-бүлек.
Әнкәй ялгыз,Без Әткәйсез,
Сугышта ятып калган.
Шуны уйлап җир сөргәндә,
Йөрәгемне ут алган.
Яна ул кара төннәрдә,
Фаралар пыскып яна.
Кайчакта елап та алам,
Мин диеп ятим бала.
Сугыш салды йөрәгемә,
Ятимлек ачыларын.
Эшләрем белән юанам,
Бар минең басуларым.
Ярый өйдә Әнкәем бар,
Көтә ашын пешереп.
Мин басуда җирләр сөрәм,
Кызлар кайта кич йөреп.
Бала чагым,алтын чагым,
Хәтеремдә саклана.
Әнкәй,Әткәйле елымны,
Сөйләп үтәм чак кына.
Күп аунадым чирәмнәрдә,
Уйнап та,җырлап кына.
Шундый бәхетле елларым,
Калдылар ерак кына.
Әнкәй тота кулларымнан,
Әткәй күтәреп ала.
Булган идем алар өчен,
Бик тә кадерле бала.
Газиз Әткәй ташлап китеп,
Тамукта яндың инде.
Кара кайгыларым булып,
Гомергә калдың инде.
Синең өчен җирләр сөрәм,
Сөрәм үзем өчен дә.
Үсмер чакка җиткергәнсең,
Артып тора көчем дә.
Сугышларда юкка чыктың,
Ятасың еракларда.
Утыз алты яшьтә киттең,
Кайтмассың еласам да.
Җаным,тәнем белән сөйдем,
Әткәем,Әнкәемне.
Язмышыма үч иткәндәй,
Сөям шул җиркәемне.
Сугыш чоры,авыр заман,
Җиктек тимер атларны.
Күпме хатын-кыз эшләде,
Үздырып,ир-атларны.
Шул дусларым әлдә истә,
Исемләп әйтмим инде.
Күпләре олгаеп китте,
Сүзләрем җитми инде.
6-бүлек.
Артка борылып карасам,
Плугар төшеп калган.
Төнлә иде,эзләп киттем,
Йөрәгемне ут алган.
Ач бала аңын югалтып,
Егылып төшеп калган.
Кыл өстендәге гомерен,
Ярай кисмәгән сабан.
Эшләгәндә бик күп күрдем,
Күрдем елап алырлык.
Бик ярсыган чакларымда,
Җирдән алдым сабырлык.
«Сталинец»комбаенын,
Урганда тартып бардым.
Аниянең гомерен кисеп,
Башыма кайгы алдым.
Гаепледер кызкаем да,
Гаепледер үзем дә.
Комбайнеры Болгарныкы,
Гаепледер үзе дә.
Ул Булгардан чыгып китте,
Кайгыларын күтәреп.
Аңладылар авылдашлар,
Мин җибәрдем үткәреп.
Тик барыбыр сагышлы мин,
Алар исемә төшә.
Кырык үлчәп,берне кис дип,
Әйттем үземә ничә.
Тормыш бит ул гафу итми,
Әгәр дә гамьсез булсаң.
Кара күлмәк агармас шул,
Салып суларда юсаң.
7-бүлек.
Сугыштан соң поста калдым,
Калдым ахры гомергә.
Илгә,җиргә кирәк өчен,
Чат ябештем тимергә.
Салкын тимер аткаемны,
Җылыттым йөрәк белән.
Техниканы яхшы белгәч,
Йөрмәдем көрәк белән.
Кулда чүкеч,кулда лом бар,
Кирәксә тукмап алам.
Хәлсез калган чакларымда,
Әйтеп куям: “Уф! Аллам”.
Туң тимергә,җаннар өрәм,
Әнкәй миңа өргәндәй.
Ә соңыдан сөеп алам,
Әнкәй мине сөйгәндәй.
Загон салам кыл тарткандай,
Сөреп беткәч чөй калмый.
Җирне сөргән кеше генә,
Минем эшемне аңлый.
Иң авыры таулар сөрү,
Уф,димен менгән чакта.
Кысылган тыным киңәя,
Шул таудан төшкән чакта.
Тигез җирдә сөргән чакта,
Күңелем җырлап бара.
Бәрхәт кебек кара туфрак,
Артымнан торып кала.
Әйтеп куям шул вакытта,
Мин бит бәхетле бала.
Тәк тә ялкынлы йөрәккә,
Тагын да ялкын сала.
Җиң сызганып,янып пешеп,
Сөрдем,чәчтем %әрвакыт.
Нишләтәсең гомер үтә,
Ялга китәргә вакыт.
Күкрәгемдә орденым бар,
Яна ул,яна балкып.
Сабан тургай җырын җырлап,
Яшәрмен гармун тартып.
8-бүлек.
Автор:
Хыял диңгеземдә йөзә,
Шул апаның Әнкәсе.
Сөйләр әле,тормыш юлын,
Апа кебек Әнкәсе.
Әдия:
Үсмер чакны сөйләп тормый,
Яшьлегем алтын чагым.
Серле сөю хисләренә,
Кабынып йөргән чагым.
Кызлар арасыннан сайлап,
Мине сөйде Камалым.
Чын күңелдән,ихлас сөйде,
Гомерлек булды ярым.
Муеллар да ак чәчкәдә,
Балан чәчкә атмаган.
Минең кебек уңган кызны,
Әллә инде тапмаган.
Таллар кебек зифа идем,
Шуңа да сөйде бугай.
Ике йөрәк чапкан аттай,
Бергә без диеп дулай.
Йөрәкләр бергә типкәндә,
Телдә шикәр-бал гына.
Мин синеке,Камал җаным,
Бик яратсаң ал гына.
Күп кешеләр парлы-парлы,
Безгә дә парлашырга.
Сөю урманына кереп,
Чыкмаска адашырга.
Шул урмандагы яланга,
Яктык тормыш учагын.
Булды минем ул вакытта,
Бик тә бәхетле чагым.
Дүрт балага гомер бирдек,
Мәхәббәтнең нигезе.
Ялгыз көймә йөзә икән,
Кирәк түгел диңгезе.
Камал акыллы булганга,
Эшләнде безнең эшләр.
Көн булса,кояш яктырта,
Йолдызлы безнең кичләр.
Кояшым бар,йолдызлар күп,
Шушылар миңа бәхет.
Тормыш юлым,әйтерсең лә,
Ямь- яшел генә бәрхәт.
Күркәм,матур елкайларым,
Аз булды,кыска гына.
Бик күп нәгләт укыдым,
Явыз Гитлерга гына.
Җимерде туган илкәйне,
Сөйгәнемне юк итте.
Минем каргышларым төшкәч,
Үзе чукынып китте.
Эшләдем тирем акканчы,
Еладым ярым юкка.
Бишебезне ятим итеп
Камалым җаным,бәгерем,
Керде шул янган утка.
Өч кызым,бөдерә каен,
Ә,улым имән инде.
Дүрт бөркетем үсте диеп,
Юанып киләм инде.
Эшкә килсәң балаларым,
Үземне дә уздылар.
Теләкләрем кабул булды,
Ап-ак юллар суздылар.
Автор:
Камалов Сахибкамал Кама-
лович.1904 г.р.,рядовой,
погиб в 1941 г.(китабтан алдым).
9-бүлек.
Нәдим:
Апа белән эшләгәндә,
Тыңладым әйткән сүзен.
]әр вакытта янып торган,
Әйтерсең ике күзем.
Ул өйрәтте эш эшләргә,
Туганым булган ярый.
Үсмер чагым да җитмәгән,
Мине егеткә саный.
Аның өчен җирләр сөрдем,
Сөрдем үзем өчен дә.
Тракторны тарткаларга,
Юк иде шул көчем дә.
Көчләрем ташып торганда,
Эшләрем уңга китте.
Апа белән бергә эшләп,
Елларым матур үтте.
Апа уңган,бер сүз әйтми,
Эшләремне яратты.
Тракторга без җигелдек,
Җиккән кебек пар атны.
Апам алды иң зур бүләк,
Сөенеп эшкә йөрдем.
Ул киткәндә башкалага,
Ике норма җир сөрдем.
Әнкәй безне үстергән шул,
Туганлык хисе биреп.
Ниләр генә эшләсәк тә,
Без тормадык бирешеп.
Тормыш арбабыз трактор,
Без түгел төшеп калган.
Әткәем үзе үлсә дә,
Ак юллар безгә салган.
Без барабыз шушы юлдан,
Дүртебездә дүрт йөрәк.
Әткәй сине сагындык дип,
Тибә шул безнең йөрәк.
10-бүлек.
Рәшидә:
Әткәйле матур елларым,
Нигә бик тиз үттегез.
Бәхеттән челтәр бәйләдем,
Челтәремне сүттегез.
Тик шулай да челтәремне,
Бәйләдем сүтелмәскә.
Әткәйнеке җитеп үзган,
Башка кайгы күрмәскә.
Кысыр кайгы ап-ак кына,
Үлемнеке кап-кара.
Бар инде ул,%әркемнең дә,
Йөрәктә калган яра.
Юрмязда яшәп ятам,
Кунакка йөрешәбез.
Авыз итеп,ачы суны,
Туйганчы сөйләшәбез.
Сөйлибез үткән елларны,
Юк безнең уфтанулар,
Җырласак җырлап алырлык,
Йөрәкләрдә җырлар бар.
11-бүлек.
Рәдилә:
Авылдан ерак булсам да,
Бар минем туганнарым.
Алар белән бергәләшеп,
Шатлыкны юганнарым.
Шатлык та күп,сагыш та күп,
Ята ул йөрәгемдә.
Тормышның төрле юлларын,
Үтепләр киләмен дә.
Туганнарга рәхмәтлемен,
Алар минем терәгем.
Өч туганым,алтыным дип,
Яна минем йөрәгем.
Әнкәй,Әткәйне сагынам,
Сагынам,нишлим инде?
Кан пешсә дә,исем китми,
Телемне тешлим инде.
Ак чәчкәле сагынулар,
Нигә булмады икән.
Әнкәй,Әткәй бәгерьләрем,
Янып сүнгән шәм икән.
12-бүлек.
Автор:
Эшләремне бер башласам,
Азакка җиткерәм мин.
Гомер буе шулай яшим,
Ат кебек җигеләм мин.
Үрнәк алам бу ападан,
Бик бирелеп эшләгән.
Янып сөйгән үз җиренә,
Әйтмәгән ул “эшләмәм”.
Ялга киткәч тә тынмады,
Ничек өйдә ятсын ул?
Урманнарга барган саен,
Җиләк җыеп кйтты ул.
Аның йөргән юллары да,
Басулар аша үтә.
Кайда кирәк барып кайта,
Яллары матур үтә.
Үзе уңган,үзе гүзәл,
Барлык җире дә килгән,
Әйтерсең лә,бу апаны,
Басуда үскән имән.
Дөресендә шулай инде,
Ниләр әйтергә кирәк?
Өзелеп кенә төшмәсен,
Пешеп өлгергән җиләк!
11.2016.ел.
Хәниф Нурисламов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11