күпме кешеләрнең иң шатлыклы көннәрендә – гомер бәйрәмнәрендә бергә булган, гаиләләрен корганда шатлыклы мизгелләр бүләк иткән шат күңелле егетне җир куенына озаттык бүген. Шулай, кешенең якыннары, туганнарын җыя торган ике әйбер бар бу дөньяда. Берсе – туй, берсе – җеназа. Туйга чакырып китерәләр. Ә җеназага һәркем күңел кушуы буенча килә. Кешене бу дөньяда ничек хөрмәтләгәннәр, аны кемнәр якын күргән – шулар килә. Штерә урамнары тулган иде бүген, машина куярга урын юк иде. Шулкадәр күп кеше килгән иде Маратны озатырга.
Гомере кыска булган егетнең. Укыганда ук шундый шат күңелле, гел ниндидер кызык табып, шаян сүз әйтә торган иде. Йомры гәүдә – тәгәрәп кенә йөри иде инде. Үзе маһир иде инде җырларга да, биергә дә, бик җиңел иде гәүдәгә. Иде, иде диясе дә килми инде аның турында. Әмма – иде дияргә генә кала.
Укыганда ук җырга, биергә һәвәс булса да, ул юнәлешне сайламады ул, ветеринар булырга укыды. Җизнәсе әйткәнчә, кешеләргә генә түгел, хайваннарга да изгелек кылырга тырышты. Авылны бик ярата иде шул. Бер бәйгедә нинди шөгыль белән мавыгасың дигән бирем эләккәч, ничек итеп сыерга башак биргәнен сөйләп бар халыкны көлдергәне истә. “Сыерны ашатсам, үзем ашамыйча да туйган кебек була минем”, - дип сөйләгәне әле дә истә. Әле кичәге кебек кенә шулай дип әйткәннән соң үз сүзеннән үзе кычкырып көлгәне. Бик мәзәк, “заразительный” итеп көлә иде ул.
Марат турында бик матур сүзләрне аны озатырга килгән һәркем сөйли алыр иде, сөйләделәр дә. Аны ничек хөрмәтләгәннәре күз алдында – килгән кешеләр санында, ничек эшләгәне дә күренеп тора, ялт иткән йорты, бакчасы, умарталары... Әти генә түгел, бабай булырга да өлгерде инде Марат, оныгы туган иде. Бар да бар. Үзе генә юк иде бүген. Үзе дә күрсә иде дә бит ничек яратканнарын үзен. Юк шул. Ашыгып китеп барды. Аның җизнәсе Ирек хәзрәт укып озатты соңгы юлга. Бик үтемле сүзләр әйтте. Беркем дә кайчан китәсен белми, һәр көн көн соңгы булырга мөмкин, шуны истә тотыгыз, диде. Дөнья куабыз, ашыгабыз, диде. Ашыгабыз инде анысы. Марат та ашыкты. Популяр булгач, шулай инде – әллә никадәр вакыт алдан аңа язылып куялар иде. Бер шундый графикка кереп утыргач, китеп тә булмый инде – аның килүен көтеп торган яшь кәләш-кияүләр, юбилярлар бар бит. Коллективы да бар, үзе генә эшләми бит, аларның да гаиләсе дигәндәй. Менә шулай янып яши-яши дә кеше булсын-булсын дип, эшем күп дип, бер мизгелдә туктый. Аннары инде эшлисе булмый. Бер эшең дә калмый – эшне тегендә алып китеп булмый. Күбебез шулай яши шул. Менә шундый үкенечләр калган инде безнең дә. Эш дип сирәк күрешәбез шул. Әмма Марат, никадәр генә тыгыз булса да, беркемгә беркайчанкараңгы чырай күрсәтмәде, авылын яратты, авылдаш, якташ, классташ дигән сүзләр аның өчен буш сүзләр түгел иде, авызы колагына кадәр ерык була иде, кунакка чакырып торыр иде якыннарын.
Маратыбызның бу дөньядагы сәяхәте тукталды. Ул бизәгән гомер бәйрәмнәре, якты хатирәләр, туйларын алып барган матур гаиләләр калды, аның улы эшли, оныгы үсә. Кешене никадәр хәтерлибез – ул шулкадәр яши, диләр бит. Марат яшәр безнең күңелләрдә. Әнисе Сания апага, энесе Марсель, хатыны Райләгә, улына – сабырлык, түземлек. Урыны җәннәттә булсын Маратның. Гомерләр тиз үтә шул, кайтмаска дип китә. Иннә лиЛләһи вә иннә иләйһи раҗигун − Һәр кешенең гомере Аллаһыдан һәм Аллаһының Үзенә кайтачакбыз.
Видеолар Марат Газизов – “Арча Шамкае” һәм Алмаз Рәхимов аккаунтыннан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1