Урамнарны иңләп-буйладым.
Яшьлек эзе калган чирәмнәрдә,
Күпме йөресәм дә туймадым.
Искә төште бергә уйнап үскән,
Балачаклар,яшел тугайлар.
Шул тугайда өзелеп сайрап торган,
Сандугачлар һәм дә тургайлар.
Сагындырган бала чакта шуган,
Текә таулар,басу-кырларым.
Шул кырларга чыгып,өзелеп-өзелеп,
Яшьлегемне сагынып җырладым.
Чишмәләргә төшеп,сулар эчтем,
Арыгач,сусавымны басарга.
Йөрәктәге сагыну-сагышларым,
Кемгә сөйләп,күңелем ачарга.
Киң кырларда иркен сулап йөреп,
Башаклар шаулавын тыңладым.
Чит җирләрдә йөреп,сусавымны,
Авылыма кайткач,аңладым.
Гомерем буе сагынып яшәдем мин,
Авылымның текә тауларын.
Кемнәр генә искә алмый микән,
Сызылып аткан алсу таңнарын,
Яшьлектәге сөйгән ярларын.
Фәридә Шаймуратова сүзләре .
.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев