Предыдущая публикация
Авылларның хәле мөшкел бүген-
Ятим калган йортлар, урамнар...
Туган нигез, туган авыл бетсә,
Ниләр көтәр безне, оланнар?!
Буш йортларның ишек алларына
Чүп үләннәр хуҗа булганнар...
Гомер бакый барлык тереклекне
Авыл туйдырган бит, оланнар!
Нигә гамсез безнең карашыбыз-
Уңдырышлы җирдә- кылганнар...
Бу җирләр өчен ата- бабабыз
Канын койганнар бит, оланнар!
Авылларга йөзне бору кирәк-
Бала таушына тулсын урамнар...
Авыл гөрләп торса сездән соң да,
Рәхмәт әйтер сезнең оланнар...!
Фәйләс. 16.11.23 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев