За 17 секунд до землетрясения у человека было 3 дома, а через 17 секунд у мужчины не было и трех буханок хлеба.
Он стоит с хлебом, подаренным другими.
Так что никогда никем не гордись.
Все может перевернуться со временем.
Аллаһ может изменить все за 1 секунду, если захочет.
<^><^><^><^><^><^><^><^><^><^><^><^><^>
Ахырзаман алды кебек дөнья:
Хәвеф-хәтәр артып, илерә...
Төркия һәм Сириядә булган
Җир тетрәүләр җанны кимерә...
Чили дөрли, сүнми янгын уты,
Грекларны калын кар баскан;
Кубань өлкәсендә – көчле давыл,
Ә Тулада берәү саксыз газ ачкан...
Бер үк көнне булган афәтләр бу,
Зур гөнаһлар өчен җавапмы?!
Җир йөзендә изгелекләр кимеп,
Белмиләрме әллә савапны?!
Җимерелә, актарыла дөнья...
Кеше гомерен кисә үткен ук.
Тик шулай да, Раббым әмеренә
Ризасызлык, шик һәм шөһбә юк.
Тик торганда гына хәвеф килми,
Зур гөнаһка түләү каралган...
Иманына каршы килгәнлектән,
Бик күпләрнең йөзе каралган.
Гөнаһлар күп... газыбызны сатып,
Без дә күпме урман бетердек;
Елгаларга – начар калдык ташлап,
Эчкән суыбызга төкердек...
Җир тетрәве, гөнаһ, саваплар да -
Корьән сүрәсендә язылган...
Рәнҗеш алган Аллаһ колларына
Оҗмаһка да юллар ябылган.
Уйланыйкчы әле, вакыт барда,
Өзелмәсен өчен гомерләр...
Дөрес яшик, фани дөньяларда
Безнең күпме генә гомер бар?!
Бер Аллаһта бүген бар өметләр,
Ярдәм сорап, аңа сыеныйк...
Дога кылыйк, кичерүне сорап,
Яңа гөнаһлардан тыелыйк...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев