Предыдущая публикация
Төшкә керде бүген әнкәем,
Төшкә керде никтер әткәем.
Шундый кыска булды бу мизгел,
Көн озыны искә төште гел.
Догаларны укыйм әтигә,
Догаларым укыйм әнигә.
Балалардай өз(е)леп сагынам,
Күңел ятим, һаман юксынам.
Төшкә алар сирәк керәләр,
Ә үзләре безне күрәләр.
Барып җитсен иде догабыз,
Әткәй-әнкәй, тыныч йоклагыз.
Никтер елый бүген күңелем...
Тыңламады хәтта таң җилен.
Җил аңлады: калды тын гына,
Елама дип, бирде ым гына.
Күңел бар(ы)бер елый... шым гына.
Нәкыя Хайруллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев