Шунда узган сабый чаклары.
Әдел тау битендә җиләк җыйган,
Шундый күркәм туган яклары.
Авылының табигать тылсымы
Үз халкының ача күңелен.
Туган җирне мактап җыр языла ,
Җыр озайта халкы гомерен.
Яшел урманына шифа биреп,
Әдел тау ярыннан ташлар ерып,
Миләшле кул чишмәсе ага.
Язучылар шул авылга килеп,
Чылтырап аккан чишмә тавышыннан
Кирәгенчә илһамын ала.
Шул чишмәнең салкын суын эчсәң,
Димскәй елгасында бер коенсаң,
Кайнар хискәйләрең яңара,
Яшәү куанычың җанлана...
Урманында төрле кошлар сайрый,
Болынында чәчәкләр исе.
Тәнендә җаны булмаган һәр кешенең
Уята ул мәхәббәт хисен.
Акбаш бит ул зур авыл санала.
Үз мәктәбе,клуб,бакчалар.
Тирә-якны бик киң чолгап алган
Басулары,урман,далалар.
Акбаш урманында балан ,миләш,
Җиләк-җимеш һәм бөрлегәне.
Чит-ят җиргә барып эзләмәгез,
Акбашта ул бар дөнья яме...
Бер гаиләдә 8 бала үскән,
(Әсхәт,фәүзия,Рәсилә,Зәния,
Тәлгать,җәүдәт,Насих,Расих)
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп.
Күрше кызы Нурияны сөеп Насих,
Тату яшәгәннәр берләшеп.
Шул авылдан ун чакрым ерак
Еновка дип аталган авыл бар.
Таулар арасыннан чылтырап чыгып,
Чатра авылыннан шаулап агып,
Безнең авылгача килгән чишмә бар.
Таулар арасында шау җәннәттә
Унлап кына гаилә яшәгән.
Еновка авылын бүлеп аккан чишмә
Чатра чишмәсе дип аталган.
Чатра чишмәсеннән агып килгән судан
Насих балыклы күл ясаган.
Күрше авыллардан бала-чага килеп,
Балык тота торган булганнар.
Эштән алҗып кайткан колхозчылар
Шул күлгә барып коенганнар.
#нурия
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев