Балачактан
хәтердә калган иң матур күренеш.9 Май! Җиңү көне! Урамнарда чың - чың
итеп шылтыраган орден- медальләр тавышы. Митингка баручы
ветераннар..Сокланмаган кеше юк аларга. Җиргә Җиңү алып килгән батырлар!
Без үскәндә әле яшьләр иде алар.Еллар үткән саен орден- медальләр чыңы
тоныклана, ветераннар рәте сирәкләнә бара..Сез бүген безгә карап
көнләшеп тә куясыз, беләм.Туган илебезне зур афәттән азат иткән
солдатлар, алар безнең әтиләребез, безнең бабайларыбыз, безнең укытучы
абыйларыбыз- апаларыбыз булды! Туган илне ярату тойгысы безгә
аларныңсугыш вакытында көрәшеп алган һәр метр җирләре, һәр авыллары,
шәһәрләре аша керде.Бердәнбер девизлары: Туган ил өчен! Туган ил өчен
утларга керделәр, суларга төштеләр, танкларда,самолетларда яндылар, тик
Туган илне саклап калдылар.Безнең өчен! Безгә бу тыныч тормышта яшәве
тыныч булсын өчен!Киләчәктә андый сугышлар булмасын өчен, ярамый
үткәннәрне онытырга, ярамый онытырга Туган иле өчен җанын- тәнен аямаган
ветераннарны. Чың- чың итә орден - медальләр! Тик сандыкта бүген алар
!Җиңү көнендә, ил батырларын искә алган чакта гына, үзәкләрне өзәрдәй
чыңлый алар!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев