Авыллар, авыллар, авыллар, сездә тарих, сездә халык моңы, халык яшәеше, чын тормыш.Һәр авылның үз үсеше, үз даирәсе, үз мохите, булдыклы кешеләре.Халкыбызгы, милләтебезгә җиң сызганып хезмәт иткән шәхесләр сездә үсә,туган якны сагындырып җылы җилләр сездән исә!Гөрләтеп яшәсә авыл, илем яшәр һәм үсәр.Авыл көчле - ил дә көчле, авыл яши, ил дә яши, авылда ил тоткасы!Киләчәгең күрү өчен синең авыл, үткәнеңне хәтерләргә кирәк! Яңа буынның язмышын, аерылгысыз бәйләнешен , үткәннәрдән эзләү кирәк!
Кече туган ягым Торачы,шул бәйрәмгә багышлап ачылган авыл музее материаллары чагыла бу риваятьтә!
Туган авылым түгел минем Торачы!
Килен булып төшкән җирем Торачым!
Өйләр салып, дөнья корган Торачым!
Балаларым тәпи киткән Торачым!
Шуңа якын, бик тә якын Торачым!
Сөн тамагына урнашкан бер башкорт кабиләсе,
ишле булмаганнар алар 10- 11ләр тирәсе.
Читәннәр өйләр корганнар, балчыклар белән сылап,
Кымыз коеп, куй үрчетеп, дөнья корганнар ныклап.
Яңа туган бу авылга куйганнар исем уйлап,
Атама биргән авылга торач кошы асыл зат!
Яшәгәннәр, ишәйгәннәр, зур авыл төзегәннәр,
Бәхет эзләп башка якка һич чыгып китмәгәннәр.
Сөн буендагы кымызлык бәлки шуннан калгандыр,
Умарта да бу якларга шуннан эзен салгандыр.
Яңа гасыр уртасында исәпләүләр күрсәткән,
хуҗалыгы 200ләп, 3 тегермән, бер мәчете, мәдрәсәсе эшләгән.
Ачлык елы егерме бердә ярты халык кырылган,
Янгын чыгып өйләр янган, авыл беткән, таралган
Тырыш халык тик тормаган, өйләрне өскә салган,
Бу урынның иске авыл дип исеме генә калган.
Революция бу авылга зур вакыйга китергән,
Ярлылар,байлар көрәше,сәнәк сугышы үткән.
Һәркайда да шул күренеш, мәчет эштән туктаган,
аның манарасын кисеп, ул мәктәпкә әйләнгән
Көндез мәктәп, кичен клуб, гыйлем, җыр – моң учагы,
Һәркем тели хәреф танып укый –яза беләсе.
Бу мәктәпне яндыралар, халык яңасын төзи,
Дүртне бетергән балалар күрше авылга йөри.
Торачының бу беренче мәгърифәт учаклары,
Бердәм булып үткәргән халык шундый авыр чакларны.
Халык күреп яшәгән һәркайсысы үз көнен,
Басуында, ындырында эшкәрткән ул үз җирен.
Хәллесенең аты булган, үгез, сыер җир сөргән,
Бергәләшеп көлтә суккан, өмә ясап көн күргән.
Колхозлашу авылда 29 да булган.
Хуҗа итеп колхозга Арсланов Шайхали куелган.
Халык сигнал килде диеп “Сигнал” исемен куша,
Сигнал бирүче сүз бит , әлегәчә шул тора.
Рәтле яшәп кала халык сугышка хәтле чорда,
Бергә эшләү, ярдәмләшү колхозны алга тарта.
Халыкка тигән икмәкне салыр урының булмаганда,
Атлар белән кереп хәтта салганнар ихатага.
Лавка төзи халык үзе 60 ар тәңкә җыеп,
Бик бәләкәй булса да тора авылныкы булып.
Сугыш чыга , авылда мобилизация башлана,
Бер - бер артлы 200ләп ир -егет китә яуга.
Өчпочмаклы хатлар йөри ерак аралар бәйләп,
Салып кара кайгыга похоронныйлар килә.
Хуҗалыкны авылда Гөлсем апа алып кала,
Резин итек, кара итәк киеп хуҗалыкны җигелеп тарта.
Сугыш бетә, ир –егетнең тик алтмышы исән кайта,
Калганнары иле өчен изге яуда башын сала.
Басуларга бер – бер артлы кайта “Нати” тракторы,
Үзе урган, үзе суккан самоходный комбайны.
Яңа “Зис”та көн – төн чаба Фазуллин Мөнәвир абый,
Көндә сугылган икмәкне элеваторга ташый.
1958 - “Сигнал”ыбыз Исәмәткә кушыла,
Колхоз “Сигнал” булып кала, ә Торачы бригада.
Хуҗа булып зур колхозга Ахтариев сайлана,
Менә шуннан бу колхозда үзгәрешләр башлана.
Ничә елда сала халык ак кирпечтән фермалар,
Ак кирпечтән тегермәне, искитмәле зур амбар.
“Әвешле” нең яр буенда сәмән сарык фермалары,
Трактор паркы, гаражлары, яшелчә бакчалары.
Яңа мәктәп, яңа клуб, яңа пункт ачыла,
Таш магазин калкып чыга зур калкулык башында.
Икмәк, төзелеш буенча Торачы алдан бара,
Бригадирлык эшен ныклап Мусин Хәмит алып бара.
80 нче ел авылда зур комплекс ачыла,
Авыл гөрли, күңелләр көр, шундый матур замана.
Механизатор колхозда санала иң хөрмәтлесе,
Эше белән үрнәк кеше, илне туендырган кеше.
Басуда кояш каршылый, чык төшкәч өйгә кайта,
Тракторында, комбайнында көн саен йолдыз арта.
Ильясов Равил абый,Шамсиев Мөҗәһит абый,
Шаехов Мәсәбих абый, Фазлыев Рифкать абый.
Галимулла Сахибгареев, Хуҗагали Арсланов,
Саетов Расих абый, Саетов Расим абый-
Болар җир кешеләре, болар тир кешеләре.
Халык контроле юлда, тикшерә аршин кулда,
Җир тирән сөрелгәнме, ашлык калмыймы юлда.
Силос читкә сибелмиме, һәммәсе дә контрольдә.
Тормыш көнләп матурлана, яңа өйләр төзелә,
Автобуслар эшчеләрне алып , кайтып йөретә.
Өйләргә сулар кергән, өйләр җылына газдан,
Телевизор иң зурдан, интернетка кушылган.
Ихата саен машина, хәтта йөк машинасы,
Керне дә юа машина, элеп кенә куясы.
Ә шулай да искә төшә элеккеге тормышлар:
Фермалары эшләп торган, мәктәпләрдә утлар булган,
Автобуслар йөреп торган, халкы белән урам тулган,
Элеккеге авыллар,элеккеге авыллар...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев