Без, ерак Тактамыш бабабызның(1695елгы) әлеге көнгә кадәр килеп җиткән нәселеннән өч кардәш ( мин, Рафаэль, Салават Исмәгыйлевлар) Актаныш районының Тактамыш, Юзекәй, Рәим бабакайларыбыз, аларның гаиләләре җирләнгән төбәгенә барып кайттык. Кызганыч, алар гомер иткән Җизмыек авылы картада күптән юк инде,1858 елда шушы авыл кешеләре, безнең ерак картәтиләр дә, әлеге Нуриман районына кадәр барып җитеп, шунда күченә...Авыл бетә...ә бит заманында анда 73 хуҗалык,377 ир-ат була..
165 елдан соң без Җизмыек урнашкан Шәбез елгасы буенда үткәннәрнең эзен эзләдек. Авыл урынында хәзер басу. Яңа Кормаш кешеләре, җирле хакимият башлыгы Гүзәл Хамматуллина, туган якны өйрәнүче Елена Ирдуганова безгә чал тарихны, үткәннәрне күз алдына китерергә ярдәм итте.
Туган як музее зур кызыксыну уятты.
Безне олы кунаклар итеп кабул иткән дусларыбызга зур рәхмәт!
Татар ашлары, хәләл ризыклар белән сыйлап,казылык, хәтта каклаган каз чыгарды безгә актанышлылар!
Шушы җирнең суын эчеп, һавасын сулап, ризыкларын авыз итеп, күңелебезгә рух күтәренкелеге алып, кайтыр юлга чыктык. Ниятебез -киләчәктә нәсел җепләребезнең очына чыгу (безнең бабакайларыбызның кызлары күрше авылларга кияүгә чыккан),икенче килүдә шул кардәшләребезнең бүгенге көндә яшәгән буыны белән танышу, әлбәттә, яшьләр катнашлыгында гаилә җыены үткәрү. Иншәә Аллаһ!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6