Предыдущая публикация
Ябык ишекләр ачыла – кемнеңдер кемнәренә,
Таныш-белеш елмаюы – өмет ул көннәреңә.
Йокы тапмый, ачу килә борчулы төннәреңә,
Дус-иш, әшнә колач җәя – кемнеңдер кемнәренә.
Терәге бар, таянычы – кемнеңдер кемнәренең,
Тылсымлы таяк була – эндәшүе шул кемнең.
Сөт өстедәй хис итәләр, борыны да чөелгән,
Эшләрем уң барыр гел дип, бәхетләргә тиенгән!
Өстенлеген күрсәтә, башына басып кемнәрне
Мәңгелеккә килгәнме кемнәренең кемнәре?
Китмәс өчен туган кебек, дөнья кулы – әшнәлек,
Киткән чакта фанилыктан коткарырмы кемнәре?
Кемнәрнең кемнәренә дә дөнья бары өч көнлек!
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев