Предыдущая публикация
Кайттым әле читтә йөри торгач,
Ел тузанын кагып алыйм дип.
Туган якны күреп, хискә төреп,
Бераз яшәү көче алыйм дип.
Исәнмесез, авылдашлар, дисәм,
Миңа ят күз белән бакмагыз.
Сине танымыйбыз инде диеп,
Авыр сүзләр миңа атмагыз.
Шунда тудым, шунда күзем ачтым,
Тал бишектә шунда тирбәлдем.
Әткәм- әнкәм, абыем һәм дә апам,
Картый- картәтине җирләдем.
Үзем генә читтә яшәп ятам,
Мин кыз бала – язмыш колымын.
Әмма, туган якларыма– якташларга,
Яратуым белән тулымын.
Исәнмесез, авылдашлар,дисәм,
Миңа ят күз белән карамаң.
Болай да бит гомерем буйларына,
Ал кан саркый иске ярамнан...
Гөлсимә Зиннәтуллина- Халикова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев