Предыдущая публикация
Еллар үткәч килеп бастым әле,
Үзебезнең мәктәп янына.
Кыңгыраулар чыңы дәшә кебек,
Үткәннәргә,бала чагыма..
Кыңгыраулар һаман чыңлый икән,
Әмма башкачарак көй- моңы.
Күңелемдә язгы бөре кебек,
Борын төртә балачак җыры...
Вакыт- вакыт очрашуга кайтып,
Утырабыз парта артына.
И,Ходаем,шул бер мизгел өчен,
Күңел туган якка ашкына.
Чөнки без дә сары яфрак сарган,
Көзебезгә кереп барабыз.
Еллар үткән саен язлар белән,
Ерагая бара арабыз...
Гөлсимә Зиннәтуллина- Халикова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1