Яшьлегемнең иң тәүге учагын
Мин, Казанчым, синдә кабыздым.
Язлар саен гөрләвеккә салып,
Хыял көймәләре агыздым.
Зәңгәр күзле чишмәләрнең җырын
Тәүге тапкыр синдә тыңладым.
Хәтеремнән ничек сызып ташлыйм,
Кыңгыраулы мәктәп елларын?
Сиңа кайтсам сулышым киңәя,
Комсызланып сулыйм һаваңны.
Әнкәемдәй итеп колач җәеп,
Каршы аласың син балаңны.
Сиңа кайтсам, яшьлегемә кайтам,
Һәрбер тыкрык дәшә үзенә.
Урамыңнан тик бер урасам да,
Шифа табам кебек үземә!
Туган яклар икәү, өчәү түгел,
Тик бер генә була икән.
Гомер буе серле бер моң булып,
Үзенә дәшеп, чакырып тора икән!
Әмма нишлим? Кызлар кунак кына,
Кунак кына туган ягында.
Моң-сагышларымны җырга кушам,
Бәгырем өзелгән чагында!
Язлар җиткән саен җырчы коштай,
Йөрәккәем тагын кузгала.
Сары сагышларга түзә - түзә,
Читтә яши икән кыз бала.
Гөлсимә Зиннәтуллина-Халикова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1