Предыдущая публикация
Моң-сагышларын төйнәп,
Атлап килә сылу көз.
Күкрәп утырган басуларга,
Килешеп тора сары төс.
Балан,миләш җимешләрен.
Тәлгәш,тәлгәш элгәннәр.
Әйтерсең дә купшыкайлар
Күргәзмәгә килгәннәр.
Туган якны хәтерләтеп,
Сыгылып утыра алмагач.
Сәләмнәремне җибәрәм.
Түзәр хәлем калмагач.
Пыскып торган яңгыргамы,
Сыкырый микән бу күңел?
Очып кына барыр идем.
Кулларым канат түгел.
(с)СанияГарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5