Алтын балык.
Кармаклар алып кулга,
Килдем елга буена.
Эре-эре балыклар,
Тоту минем уемда.
Алам,салам кармагымны,
Балык беткәнме Сөндә?
Ир-атлар ничек арымый,
Йөриләр икән көндә.
Бик-бик озак утыргач,
Кармак куйды тартылып.
Сиркеп торып тартып алдым.
Балык чыкты атылып.
Шундый матур балыкны,
Һич булмады күргәнем.
Шатлыгымнан читлегеннән,
Чүт чыкмады йөрәгем.
"Җибәр,ди апа җаным
Өч теләгеңне үтим.
Әйдә,уйла инде тизерәк,
Мин дә үз юлым белән китим".
Ак җилкәннәр астында,
Йөрим дисәң җилдереп.
Я ерак,гүзәл илләрне,
Кайтасың килсә күреп.
Ач әйдә капчыгыңны
Бирәм,ди алтын-көмеш.
Тирә-якта синнән баерак,
Кеше булмастыр имеш.
Кирәк түгел ,алтынкаем
Туган илне яратам.
Шатлыкларны,сагышларны,
Чыклар белән таратам.
Кармактан алгач ялт итеп,
Йөзде дә китте балык.
Теләп калдым,рәхәтләнеп
Тыныч яшәсен халык
(с)Сания Гарифуллина
#стихи_Сания_Гарифуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев