16 ноября 2016 г.
Ана сөте белән җанга сеңгән
“Әлшәем дип
аталган шигырем күп вакытлар узгач бүген яңадан кулыма килеп керде. Рәхәтләнеп
укып чыктым да уйга калдым... Туган җиргә карата булган чиксез зур сөю хисләре
белән сугарылган икән бу сүзләр...
Күргәнем юк иде Дим
буйларын,
Тәү кат күрдем яшьлек таңында.
Бер күрдем дә,
Калдым гомерлеккә...
Акты гомер шулай тын гына.
Күргәнегез бармы Дим
буйларын?
Дим буена сез дә килегез.
Матурлыкны күрәсегез килсә,
Дим буена килеп күрегез!
Дим буеның болыннары матур,
Урманнары, елга, күлләре.
Куреп туялмады гомер буе
Шушы җирнең ямен күзларем.
“Кайда Әлшәй?” – диеп сорасагыз,
Үзәнлектә – Димнең буенда;
Читтә йөргәннәрнең йөрәгендә,
Туган җирнең изге моңында.
Туган ягым-Усылы. Уразмәт
авылында гомер кичерәм. Гаҗәп
бит әй... Үзең туып үсмәгән җиргә карата да кешедә ни кадәр зур Сөю хисе була ала икән. Хәер, бу авылда да ярты
гасырдан артык гомер кичерелде шул инде... Уразмәт авылы да минем өчен туган авылым кебек үк якын. Кадерле.
Кендек каны тамган җиргә , яки үзе яшәгән урынга һәр кешедә дә шундый
зур Мәхәббәт хисләре булса - нинди булыр
иде икән бу дөнья?!
Көндәлек эш-мәшәкатьләребездән аерылып, бүген бу турыда тирәнгәрәк төшеп, төптән уйланасыбыз бар.Тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: кешеләрнең
менталитетын үзгәртеп булмый икән... Ул ана карынында чагыңда ук тәрбияләнә. Ана сөте белән җаныңа сеңә.
Кешеләргә карата булган яхшы мөнәсәбәт, хәстәрлекле җылы караш, наз һәм мәхәббәт кебек бөек хис-тойгылар да ана кочагында тәрбияләнә. Арытаба шушы юнәлештә синең балаң белән балалар бакчасы, мәктәп тәрбия эше алып
бара... Укытучы һәм тәрбияче... Нинди дә саваплы һәм изге эш икән лә бу һөнәр!
Туган авыл... Туган җир... Анда яшәүче кешеләр... Туган авылыңда кайнап торган тормыш... Туган ягыңның чиксез матур табигате—әйтеп бетергесез зур тәрбия чыганагы.
Шуның өчен дә, КЕНДЕК КАНЫҢ ТАМГАН ТУГАН ҖИРЕҢ - иң изге җир бит ул!
Халкым өчен,туган
җирем өчен
Хезмәт
салам.Сөям,ахырысы.
Ярты җаным белән яши алсам,
Бүлеп бирер идем яртысын.
Бәпкә үләннәре-
яшел чирәм,
Онытылып ятып
үбәрлек.
Туган якны шулай
сагынганда
Сагышыңнан янып
үләрлек.
Мәхәббәтем чиксез.Аңлаталмам
Бу турыда чынын. Дөресен.
Сүзләр таба алмам теләсәм дә,
Шул турыда сөйләп бирәсем.
Баш очымда оча бал кортлары,
Чәчәкләрнең исен таратып.
Сандугачлы яшел болыннарны
Туя алмам, ахыры
яратып.
(Бәпкә
үләннәре. Вәкил Мурзин көе.)
Дим буенда
Дим буена
килдем !
Дим буйлары
Иң матур
җиредер ДӨНЬЯНЫҢ !
Гомеремнең буе
матурлыгын
Күреп туялмадым
мин аның .
Тугаенда үскән
чәчкәләрнең ,
Күзләренә кояш
нур салган .
Кояш нурын
җир җылысын алар ,
Үзләренә сеңдереп
алган .
И,ХОДАЕМ !
Нинди хозурлык
бу ?!
Бер җирдә
юк шундый матурлык !
Шушы гүзәллектән
күз алмыйча ,
Гомер буе
карап торырлык !
Ходаем! Нинди көчле тойгылар! Минем күңелемә шундый зур сөю хисләре
биргәннәре өчен әти-әниемә, туган авылыма рәхмәт. Гомер көземә килеп кергәндә
шул хисләремне көйгә салып халкыма
җиткерә алганы өчен “Бәпкә үләннәре”, “Башкортстан
- байлык иле”, “Һәйкәл янында”,
Усылы-туган ягым” һәм башка шигырьләремә
көйләр язучы
автор-башкаручы Вәкил Мурзинга рәхмәт.
Югыйсә, ничекләр итеп аңлатыр идең шул хисләреңне
халкыңа.
Һөнәрем
буенча укытучы булсам да, мәгариф эше белән мәдәният эше гомерем буена бергә үрелеп барды. Хаклы ялга
туктагач, уйламаганда мәдәният хезмәткәре булып эшләп китүем очраклы түгелдер. Чөнки мин бу эшне
мәктәптә эшләгән чагымда җәмәгат ь башлангычы тәртибендә алып бардым. Авылның мәдәни тормышында укучыларым, укытучылар, авыл клубы хезмәткәрләре, җыр- моңнарга гашыйк булып яшәгән авылдашларым белән бергә кайнадым. Аерма тик шунда. Бүген - бу эш минем төп вазыйфам. Әлшәйдә мәдәният
зур югарылыкка күтәрелгән чиксез матур
бөтенләй икенче Дөнья. Бергә
эшләгән иҗатташ дусларым, хезмәттәшләрем -күңелемнең тирән катламы. Алар мине
рухландыра, илһамландыра, күңелемә канат куя. Олы йөрәкле, эшлекле, кешелекле кешеләр белән
эшләве дә күңелле.
Җитмеш яшем тулган бу көннәрдә үземнең бөтен гомеремне кат-кат барлап узам Үзем
яшәгән авылда халык өчен башкарылган
эшләр - бихисап.
Алдагы көннәргә планлаштырылганнары да - күп . Һәм
- зурдан-зур... Мин -
бик бәхетле !!!
Бүген дә
,әйтергә кирәк , үземнең
җитмеш яшемдә , хезмәт өстендә
булып, бер үк вакытта , җәмәгать эшләренең эчендә дә кайнап яши алам икән, димәк, аның сере бар. Ул
сер Фәнис Яруллинның шигъри юлларына яшеренгән.
Кеше бит ул бер
учак:
Утынын сала
торсаң
Бераз кузгатып
куйсаң
Утын уятып
торсаң.
Давылдан саклый алсаң
Явымнан каплый
алсаң
Сүнгәндә
өргәләсәң
Яңа көч
биргәләсәң .
Күмерен таратмасаң
Урынын яңартмасаң
Таш белән
бастырмасаң .
Ялкыннарын
үрләтсәң
Күмерләрен
дөрләтсәң
Бу учак
Озак-озак яначак.
Клара Тукаева.
Әлшәй районы,
Уразмәт авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев