итеп, йөрәгем аша үткәрергә өйрәнгәнмен.
Ут күршем Латыйпов Мөнир Нәсибулла
улы бер көнне кинәт вафат булгач, аның
хатыны Илүзә Зәкәрия кызының
ул көнне йөрәге аша үткәргән кичерешләре
минем күңелемдә шигъри юллар булып
яралды.
Илүзә:
Кара болытларны ярып,
Синсез генә атты бүген таң .
Син юк хәзер безнең яныбызда...
Кабул итә алмый шуны аң.
Ышанасым килми! Ни булды бу?!
Өнем микән? Әллә төшемме?
Югалттым мин, бәгьрем, бүген сине,
Җандай газиз якын кешемне.
Гомерлеккә синсез торып калдык,
Һич түзәрлек түгел бу хәлгә.
Ни булганын һаман төшенмимен...
Нишләргә соң?
Белмим нишләргә?
Синең янда тере мәет булып,
Басып тора әти, әниләр.
Туганнар да килгән. Иптәшләрең ...
Дисбе тарта апа-әбиләр.
Ә син гүя эштән арып кайтып,
Йоклап кына ятасың кебек;
Күзләреңне хәзер ачарсың да,
Бер тутырып карарсың кебек.
Юк шул инде...
Киткән җирең ерак...
Мәңгелеккә йомдың күзеңне.
Төш түгелдер... Өнем булса кирәк...
Чеметкәләп алам үземне.
Дога тавышлары ишетелә...
Кинәт кенә киләм аңыма.
Үпкәләсәм,
Гөнаһ булмас микән,
Синсез үткән тәүге таңыма.
Көн болытлы. Яңгыр явып тора,
Күкләр елый түгеп күз яшен.
Синсез калды Дөнья. Әти- әни,
Балаларың , тормыш иптәшең .
Мәңгелеккә килгән кебек итеп,
Яшәдең син. Сөйдең тормышны;
Ашыктың син. Бигрәк ашкындың син:
Мутур яшим диеп тырыштың .
Ташып тора иде көч-куәтең .
Күпме йөк күтәрде күкрәгең!
Уңган булдың. Аттай эшләдең син:
Чыдамады синең йөрәгең.
Бәхил бул син, җаным. Тыныч йокла.
Хәзер сиңа тыныч. Бик рәхәт.
Бигрәк ансат үлем биргән икән...
Шунысына Ходайга рәхмәт.
И, Ходаем! Сабырлык бир безгә,
Дип сорыйсы калды Ходайдан.
Мин яшәргә тиеш! Балалар бар!
Үрнәк алып Күктәге Айдан!
Ай да - ялгыз...
Ләкин, яктырта ул:
Йолдызларын, Күкне, төн йөзен.
Тыныч йокла. Сынмам! Сыгылмамын!
Калсам да мин синсез, берүзем.
Автор: Клара Тукаева – Насыйрова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев